100 — 150 г кабак, 2 йомырка, 50 — 75 г сөт, тоз, борыч. Кабакны әрчегәч, вак кына шакмаклап турыйлар, пешәр-пешмәс итеп тозлы суда кайнатып алалар, суыннан алып саркыталар. Аннары майлы табада кыздыралар да суыталар. Тирән кастрюльгә йомырка сыталар, сөт, тоз, борыч өстәп, әйбәтләп туглыйлар. Шунда кыздырып суыткан кабакны кушып болгаталар да, майлы табага салып, 3 — 4 минут ут өстендә тоталар, аннары духовкага куялар. Кабарып пешкән кайнар тәбәне шакмаклап кисеп табынга чыгаралар. Аны каймак, катык яисә кайнаган салкын сөт белән ашыйлар. |