| | Ашыгыз тәмле булсын! - КӘБЕСТӘ АШАГЫЗ
Америка табиблары хатын-кызларга күкрәктәге яман шештән саклануның ике яңа ысулын тәкъдим итәләр. Беренчедән, үзегезнең авырлыкны 20 — 25 яшьлек вакыттагы кебөк (ул нормадан артык булма-са) саклап карыгыз. Тампта (Флорида штаты) онкология үзәге докторы Норин Азиз үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, 30 яшьтә хатын-кызларның авырлыгы нормадан 4 — 5 кг артык булса, яман шеш килеп чыгу ихтималы 23 процентка күтәрелә, 7 кг га артса — 30 процентка, 20 кг га артса 52 процентка җитә. Моннан тыш Нью-Йоркта яман шеш авыруларын кисәтү буенча эшләүче үзәк табиблары шундый нәтиҗәгә килгәннәр: кәбестә күкрәк яман шеше килеп чыгуга каршы яхшы чара булып тора. «Кеше көнгә кечкенә бер күчәннең чиреген ашаса — шул җитә»,— ди фәнни хезмәт авторларының берсе доктор Леон Брэдлоу. |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Ашыгыз тәмле булсын! - КИЯҮ ПИЛМӘНЕ
Оценка здания Иркə & DJ Radik - Бай син, бай
Эльвира Хамматова - Яшьли сөйгән ярым
| |