Түбәдә яшәүче Карлсон Бәләкәчне муенына атландырып һавада әллә ниткән хәтәр әйләнешләр ясагач җиргә төшеп утыра һәм, яулыгын чыгарып, муенын сөртә-сөртә: – Уф, манма су булдым! Бәләкәч: – Син манма су булмадың, мин астыма пес иттем! * * * Бер әби күлдәвек эчендә утыра һәм кычкыра: – Һай, югалттым! Хур булдым, югалттым! Үтеп баручыларның берсе: – Нәрсә югалттың, әби? – Тигезлегемне югалттым! * * * Казармага килеп керсәм – җан әсәре дә юк. Кычкырам: “Кая китеп беттегез барыгыз да?” – дим. Дәшмиләр! * * * – Кызык та инде. Суд балаларымның өчесен дә иремдә калдырырга дигән карар чыгарды, ә аларның берсе дә аннан түгел. * * * – Беркөнне таң алдыннан кайтып кергәч ирем башыма чиләк каплады һәм аңа таяк белән шакылдатырга кереште. Шунда бу кеше белән яшәп булмаячагын аңладым... * * * – Иптәш майор, әгәр мин сезгә хайван дип әйтсәм, сез мине гауптвахтага ябар идегезме? – Әлбәттә! – Әгәр мин сезнең хакта эчтән генә хайван дип уйласам? Ул чагында сез мине нишләтәсез? – Берни дә эшләтмим. – Алайса, белеп торыгыз: мин сезнең хакта эчемнән генә хайван дип уйлыйм! * * * Хатыны – иренә: – Менә бу фотодагы кешене күрәсеңме? – Күрәм. – Күрсәң, сәгать алтыда аны балалар бакчасыннан алып кайтырсың. * * * – Командировкадан кайтып керсәм – пычаклар кайралган, краннар төзәтелгән, хатын корсаклы. * * * Футболчы – дустына: – Мин бүген ике гол керттем! Дусты: – Исәп нинди? – 1:1... |