Армиягә киткәнче яхшы йокладым, чөнки армиянең безне саклаганын белә идем. Армиягә баргач начар йокладым, чөнки сакта тордым. Хезмәт итеп кайтканнан бирле йоклый алганым юк, чөнки безне кемнәр саклаганын беләм. * * * Бер ир – дустына: – Минем хатын күп сүзле түгел үзе. Ләкин бөтен бәла шунда, ул белгән барлы-юклы сүзләрен бертуктаусыз сиптереп кенә тора. * * * Бер хатын врач янына килә: – Доктор, мине көзгегә күз салу белән укшыта башлый. Бу нигә шулай икән? – Бу сезнең күзегез бик әйбәт күрә дигән сүз. * * * – Сәлам, кайларда чәчәк атасың? – Фәннәр академиясендә. – Аның кайсы җирендә? – Генетика институтында. – Ә аның?.. – Тәҗрибәләр үткәрү өчен материаллар әзерләү группасында. – Ә конкрет әйткәндә? – Тәҗрибәләр үткәрү өчен иремә чебеннәр тотам. * * * Профессор Плейшнер агу эчкәннән соң тәрәзәдән сикерде, очып барган шәпкә үз-үзенә атты һәм шапылдап таш юлга килеп төшкәч аны башта йөк машинасы, аннан трамвай таптап китте, ә аннан трамвайдан аның котырынган йөртүчесе сикереп төшеп, профессорны монтировка белән бәргәләп ташлады. * * * Бары тик урыслар гына очраклы рәвештә очрашып, шул хөрмәткә мырык булганчы эчкәч һәм канга батып сугышкач иң яхшы дуслар булып аерылыша алалар. |