| | Әти! Кара нинди куркыныч маймыл утыра!
Түләүле поликлиника врачы – авыруга: – Бүгеннән башлап бер грамм аракы эчмәскә! – Минем хәлләр шулай мөшкелмени? – Юк. Сезгә миндә дәваланган өчен түләргә акча җыя башларга кирәк. * * * Ире – хатынына: – Бүген пылавың нәкъ минем әнинеке кебек килеп чыккан. – Ниһаять! Ниһаять, мин пешергән ризык та синең кадерле әниеңнеке кебек килеп чыккан көннәрне дә күрәсе бар икән! – Әйе, минем әни аш-суга бик оста. Ул пешергән бөтен нәрсә ашап туймаслык. Әмма ул гомере буе бер нәрсәне – пылауны гына пешерергә өйрәнә алмады. Ничек кенә тырышып пешерсә дә авызга алмаслык була.* * * Ире шыр тиле дип санасын өчен хатын-кызга әйтеп аңлатып булмаслык зур акыл кирәк!* * * Ике үсмер музейда абстракт картина карап тора. Шунда берсе – икенчесенә: – Сыпыртыйк яхшы чакта, без пычраткан дип гаеп тага күрмәсеннәр!* * * Александерплацка җиткәч Штирлиц игътибарны җәлеп итмәс өчен урам аркылы шуышып кына чыгарга карар бирде. * * * Балалар бакчасында тәрбияче: – Балалар, армиядә сезнең әтиләрегез кем булып хезмәт итте? Бер бала: – Минем әтием танкист булган. Икенчесе: – Ә минеке артиллерист. Өченчесе: – Ә минеке электрик. Тәрбияче: – Нишләптер, мондый төр гаскәрләр турында бер дә ишеткәнем юк. – Мин үзем күрдем, аның фуражкасына ике яшен ясалган иде.* * * Зоопаркта: – Әти! Кара нинди куркыныч маймыл утыра! – Искә төшерүең яхшы булды әле, улым! Әниең төшке ашка соңга калмагыз дигән иде! |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Мунча Ташы «Күршеләр» миниатюрасы («Соседи»)
Оценка здания Йоктыргыч көлке бите - Көлә торган песи
Эльвира Хамматова - Яшьли сөйгән ярым
| |