Ике ахирәт сөйләшә: – Кичә кибеткә чалбар алырга кергән идем. Ник берсенә сыеп булсын, ә сыеп булганнары килешми. – Шуннан? – Шуннан менә бу сумканы сатып алдым инде.* * * – Тугрылык дигән нәрсә юк икән хәзер дөньяда. Кичә шуны ачыкладым: йөргән кызларымның икесе дә миңа хыянәт итәләр икән.* * * Маймыл баласы үсеп җиткәч маймыл була, дуңгыз баласы – дуңгыз, кәҗә бәтие – кәҗә... Ә менә кеше баласы үсеп җиткәч югарыда саналган хайваннарның теләсә кайсына әверелерге мөмкин!* * * Вәли өенә елап кайтып керә: – Әни, мәктәптә мине барысы да карачкы дип үчеклиләр.– Бер дә исең китмәсен, улым. Алай гына булса ярый әле. Син дөньяга килгәч доктор: “Әгәр бу нәрсә кыймылдый башласа, шунда ук атыгыз!” – дип тә әйткән иде.* * * Хатыны – иренә: – Кадерлем, бүген сиңа нәрсә әзерлим: чәйме, кофемы? – Мин кичә эчкәне чәй булган булса – кофе, кофе булган булса –чәй.* * * – Әй, ахирәткәем! Кичә футбол караган идем, анда уен беткәннән соң футболчылар майкаларын салып бер-берсе белән алмаштылар. – Алайса, мин иртәгә йөзү карарга барам. – Нишләп? – Кем белә!.. * * * ... Аннан соң алар буш шешәләрне тапшырып кайтканнар һәм бик озак һәм бәхетле гомер кичергәннәр.* * * – Быел балаларны кая җибәрәбез: синең әниеңәме, минекенәме? – Синекенә. Минекенә күптән түгел генә посылка җибәрдек бит инде. |