Врач кабинетында: – Доктор, соңгы вакытларда холкым күзгә күренеп бозылды, юктан гына да гөлт итеп кабынып китәм. Врач (кәгазьләреннән башын күтәрмичә генә): – Нәрсә-нәрсә? – Җенемне чыгарма диләр сиңа, кабахәт! * * * Малаена зоопарк күрсәткәннән соң яңа урыс директор янына керә: – Сезнең зоопарк күпме тора? Мин аны малаема сатып алмакчы булам. Директор: – Миндә икенче тәкъдим бар. Сезнең улыгыз күпме тора? Мин аны зоопаркыбызга алыр идем.* * * Яшь асрау – тәҗрибәлерәк икенче асрауга: – Суның кайнармы-суыкмы икәнен ничек чамаларга? – Әгәр бала зәңгәрләнеп катса – димәк, суык, әгәр кызарып чыкса – кайнар. * * * Хатыны: – Кадерлем, бөтен авырулар нервыланудан килеп чыга икән. Син шуны белә идеңме? – Белсәм-белмәсәм нәрсә? – Син бу араларда бик нервыландың, шуңа күрә синдә сифилис башланган булырга тиеш. * * * – Кичә кода белән аракы эчкән идек, иртән үземне яңадан туган кебек хис иттем. – Аракысы бик чиста булгандыр инде алайса. – Юк, мине кәбестә арасыннан табып алганнар. * * * Ике ир сөйләшеп утыра: – Хатыннан аерылган идем. Йортны, дачаны, машинаны, минем бөтен акцияләремне һәм 20 ел буе җыйган акчаларымны суд аша үзенә тартып алды. Череп баеды. Байлыгына кызыгып, тагын өйләнергә туры килде үзенә.* * * Дүрт җәпле чәнечке гарнир өчен, өч – җәплесе – ит, ике җәплесе балык ашар өчен. Ә бер җәпле чәнечке – пычак. |