| | Мин – депутат!
Имтихан алганда профессор студентка сорау бирә: – Сез нишләп минем лекцияләремә йөрмәдегез? – Сез аларны төштән соң укыдыгыз бит. – Шуннан ни булган? – Төштән соң минем йоклап ала торган гадәтем бар.* * * – Ә сез кем? – Мин кемме? Мин – депутат! – Оят түгелме? Сау-сәламәт башыгыз белән! Берәр эшкә урнашыр идегез ичмасам!* * * “Мерседес” “Запорожец”ка килеп бәрелә. “Запорожец”тан кулына тимер таяк тотып, алып гәүдәле бер егет атылып чыга һәм котырына-котырына “Мерседес”ның бөтен пыялаларын коя башлый. Машинаны эштән чыгаргач, ул “Запорожец”ына утырып, китеп бара. – Ә беләсеңме ул безне ни өчен үтермәде? – дип сорый “Мерседес” хуҗасы янәшәсендә утырган иптәшеннән. – Ни өчен? – Чөнки без – мафия!* * * Прокат станы төрле диаметрдагы торбалар җитештерә башлады. Кичә төрле диаметрдагы беренче торба конвейердан төште.* * * – Ни өчен газеталарда еш кына “сүзсез дә аңлашыла” дигән юмор урнаштыралар? – Укый-яза белмәүчеләр дә аңа карап көлә алсыннар өчен.* * * Кодалар очраша. Берсе: – Кода, син нишләп безгә бер дә кунакка килмисең? – Рәхмәт, кода, чакыруыңа, һичшиксез киләм, болай булгач. – Килгәндә пычкы белән тәмәке алырга да онытма. – Нишләп? – Башта утын кисәрбез, аннан, утырып, кара яндырып бер тартырбыз. * * * – Әфәндем, сез скрипкада уйный беләсезме? – Өздереп кенә әйтә алмыйм. – Нишләп? – Чөнки уйнап караганым юк. |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Мунча Ташы «Күршеләр» миниатюрасы («Соседи»)
Оценка здания Алсу - Әткәй
Казан Егетләре - Cинең хакта
| |