Судья: – Сез – аю кадәрле ир, шундый кечкенә генә, зәгыйфь кенә хатыныгызны кыйнарга ничек кулыгыз күтәрелде?– Ул мине көне буе талады, мыскыллады, котыртты. – Нәрсә дип? – Әйдә, кыйна, мин синнән курык ыйм! – дип кычкырды. – Әгәр бармак белән генә чиертсәң дә, мин сине теге чепи күзле, пеләш башлы судья янына чакырттырам, ул карт җүләр сине ә дигәнче төрмәгә аткарачак! – диде. Судья: – Аңлашылды. Эшне ябык дип игълан итәм!* * * Элемтә гаскәрләренең девизы: “Элемтәчеләр! Очраклы элемтәләргә керүдән сакланыгыз!”* * * Имтихан бирергә килгән курсант эт кебек: күзләре акыллы, ә үзе авыз ачып бер сүз әйтә алмый.* * * Башыгыз кавыклы? Битегез җыерчыклы? Күкрәкләрегез дә пилмән кадәрле генә?.. Үлеш икән алайса!* * * Чегән хатыны: – Әйдә, матурым, киләчәгеңне әйтеп бирәм. Бир кулыңны... Бәтәч, син украин икәнсең бит... Бир икенче кулыңны... Әһә, Чернобыльдә эшләгәнсең икән... Кая өченче кулыңны да карыйк әле...* * * Водород бомбасын уйлап тапкан галим: – Ардым кешеләрдән... Бераз ялгызым гына яшәп карыйсым килде.* * * Ир кешегә чалбар үзенең уйларын сиздермәс өчен бирелгән. |