| | Туташ, сез искиткеч чибәр!
Җилбәзәк ирләр хатын-кызларны портсигардагы сигаретлар кебек алыштыралар. Аек фикер йөртүчеләр портсигар алыштырган кебек. Ә акыллы ирләр – гомумән, тартмыйлар.* * * Декабрь аенда кара базарга ялган елка уенчыклары чыгачак дип сөйлиләр. Алар нәкъ чын уенчыклар кебек күренсәләр дә, бернинди шатлыклары булмаячак.* * * Химия дәресе. Укытучы: – Мәйсәрә, синең сыекчаң нинди төстә килеп чыкты? – Кызыл. – Дөрес. Утыр, биш. – Сания, ә синеке? – Алсу төстә. – Бик үк дөрес түгел. Утыр, дүрт. – Вәли, ә синеке нинди төстә. – Кара. – Ике. Балалар! Идәнгә капланыгыз!!!* * * Әбисе, малаеның маңгаена учын куеп: – Балакаем, маңгаең бик кайнар, авырыйсыңмы әллә? – Юк, әби, мин авырмыйм, син суынып барасың!* * * – Туташ, сез искиткеч чибәр! – Рәхмәт! – 1 апрель белән!* * * Имтихан бара. Студент кулына кечкенә генә кәгазь кисәге тотып җавап бирергә чыга, ә анда нибары ике җөмлә язылган. Укытучы: – Кая соң сезнең җавабыгыз? – Башымда. – Ә бу кәгазьдә нәрсә? – Болары башыма сыймый калганнары.* * * Бүсер Галиен авылда берәү дә яратмый. Авыл халкы аның 1955 нче елда бер шешә аракыны төшереп ватуын әле дә булса гафу итә алмый. * * * Аерылышып берничә ел үткәч ир белән хатын урамда очрашалар. Хатынының өстендә зиннәтле кием, машина, төрле шалтырмалар... Элекке ире бу байлыкка мыскыллы караш ташлап: – Алай икән... Кемнәр инде алар син бәхетле иткән ул бәндәләр? |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Ашыгыз тәмле булсын! - КӘБЕСТӘ АШАГЫЗ
Оценка здания Йоктыргыч көлке бите - Көлә торган песи
Илнар Сайфиев - Оныт дисең
| |