– Дустың турында син нәрсә уйлыйсың? – Кызганычка каршы, аның турында бер генә начар нәрсә дә әйтә алмыйм.* * * Гали Вәлиевичның иртәдән бирле кәефе күтәренке, күңеле шат, ә бәхете ташып ургый иде. Шуңа күрә бу хәл аны кешелектән чыгарды, язмыш миңа барыбер берәр этлек эшләячәк дип ул бик кайгырды һәм шул кайгыдан кич белән мырык булганчы аракы эчте.* * * – Мин биш кызның исемен беләм! – Ә мин аларның телефоннарын! – Ә мин аларның кайда торганнарын! – Ә минем бик яхшы таныш врачым бар!* * * Сәгать төнге өчтә телефон чылтырый: Йокылы-уяулы ачулы тавыш җавап бирә: – Әлү! Бу 444-44-44ме? – Әйе! – Абау, җаным! Шундый номер да булыр икән!* * * Бер мужик тыныч кына мунчада юынып ята. Һич көтмәгәндә икенче бер мужик аның өстенә бер ләгән салкын су сибә. Беренче мужик, билгеле, фәләнеңне төгән итим, нишләвең бу дип акырырга тотына. Су сипкән мужик яхшысынмаган сыман: – Гафу ит, агайне, мин сине Рабинович дип торам... Беренче мужик тынычланасы урынга тагын да ныграк сүгенә башлый. Су сипкән мужик, бик нык гаҗәпләнеп: – Син нәрсә, агайне, нәрсәгә дип яклыйсың шул яһүдне...* * * Йорт хуҗасы: – Вәли, беренче булып килүең әйбәт булд әле. Чәчәкләрне вазага куй да кунакларны каршыла, хатын-кызларны чишендер, ә мин кухняда маташа торам. Ярты сәгатьтән кухняга чәчләре тузгыган, манма тиргә баткан Вәли килеп керә. Хуҗа, шаккатып: – Нәрсә булды сиңа?! Вәли: – Килгән хатын-кызларның берсе башта чишенергә теләмәде, хәзер киенергә теләми.. |