Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат халык белән очрашу вакытында: – Без бөтен кешенең дә бай булуын телибез. – Ә фәкыйрьләрне кая куясыз? – Фәкыйрьләр үзләре үлеп бетәчәк!* * * Яшь хатын – иренә: – Лифт эшләми. Мин җиденче катка җәяү мендем. Бер кулымда – бала, икенчесендә арба белән азык-төлек, ә син миңа булышмыйсың да. – Ничек инде булышмыйм? Ә ишекне кем ачты?* * * Бүгенге көндә безнең армиядә төзек хәлдә 152 танк, 177 бронетранспортер, 300 гаубица, 400 авыр йөк автомобиле һәм 700 “мерседес” бар.* * * Доктор 30 минут буе авыруның күкрәк читлеген тыңлаганнан соң: – Икенең берсе: яки сез үлгән кеше, яки минем стептоскобым ватылган.* * * – Ничек анда безнең Вәли? – Әй... Беткән инде – импотентка әйләнде. – Кирәк бит, ә? Югыйсә ничек яхшы укый иде!* * * – Иванов! – Мин! – Синең күзең яхшы күрәме? – Яхшы күрә, иптәш полковник. – Әнә тегендә, урман буенда, сугышчылар окоп казыйлармы? – Казыйлар. – Ничә кеше? – Ун солдат һәм бер прапорщик. – Берсе прапорщик икәнен каян белдең? – Чөнки ул казымый, карап кына тора.* * * Базарда бер әби яшь кенә сатучы егеткә: – Әй, энем, бу куяның бигрәк кечкенә бит, аны суярга ничек кулың күтәрелде? – Кем әйтте суйды дип? Суймадым! Ул үзе үлде... * * * – Сөеклем, миңа берәр матур сүз әйт әле... – Сал, әйдә... |