Леонид Брежнев тәрәзә буенда басып торганда аның каршысыннан Карлсон очып уза. – Әй, син кем? – дип кычкыра аңа Брежнев. – Ничек инде “кем”? Мин бит Карлсон! – Нинди Карлсон? – Соң... Түбәдә яшәүче, әллә бер дә укыганың юкмы? – Тукта, тукта! Ә-ә, искә төште. Әлбәттә укыдым. Ә синең дустың – иптәш Энгельсон кайда соң?* * * – Карап-карап торам да, сез көн саен ресторанда! – дип битәрли полковник поручикны. – Менә минем үземнең мондый җирләргә йөрергә акчам җитми. – Ә кая куясыз акчагызны? – Алып кайтып хатынга тоттырам. Ә инде ул миңа күпмесен кире бирә – барысы да минеке. – Их, белмисез сез, полковник, хатын- ызның җаен. Арттан килеп, йомшак кына иңнәреннән кочып алыгыз, муеныннан үбегез һәм сорагыз – акча кесәгездә булачак. Полковник өенә кайткач барысын да поручик өйрәткәнчә эшли. Арттан килә, хатынының муенын үбә һәм җавап ишетә: – Нәрсә, поручик, тагын акчаң беттеме?* * * – Улым, мәктәпне тәмамлагач врачлыкка укырсың инде... – Син нәрсә, әти, мин бит чебен дә үтерә алмыйм.* * * Чебурашка белән Гена хәрби комиссариатта: – Гена, ә Гена, монда безнең башларны кыркырлар микән? – Белмим, Чебурашка, әнә, тычканнан сора. – Мин тычкан түгел, мин керпе.* * * Палатага ак халатлы ир килеп керә һәм авырулардан сораштыра башлый: – Синең буең ничә сантиметр, ә синең, ә синеке?.. – Монда буйның ни катнашы бар, доктор? – Мин доктор түгел, ә балта остасы. |