Н. шәһәре слесарьлары түрәләрнең башбаштаклыгына протест йөзеннән ачлык игълан иттеләр. Шуңа күрә аракыны хәзер кабымлыксыз гына эчәләр.* * * Авыл клубында эчкечелекнең зыяны турында лекция бара. Лектор сорау бирә: – Әгәр хайван алдына бер чиләк аракы белән бер чиләк су куйсак, ул аларның кайсысын эчәр? – Суны эчә билгеле! – дип кычкыра берсе залдан. – Дөрес! Ә нишләп? Шул ук тавыш: – Хайван чөнки!* * * Яңа татар дустына зарлана: – Кеше балалары кеше төсле, ә минеке әллә нәрсә. – Ягъни? – Бөтен балалар “Мин җәйне ничек үткәрдем” дигән темага иншаларында Канар, Гавай утрауларында дип язганнар, ә минеке дачада дип хур иткән. Кешеләргә: “Ул Ельцин дачасында ял итте”, – дип аңлата-аңлата җаным чыкты.* * * – Бер путевкага бөтен коллектив белән ял итеп буламы? – Була. Акча җыешып, начальнигыгызга путевка сатып алсагыз.* * * Тимер юл кичүендә машиналардан галәмәт озын бөке хасил булган. Кычкырталар, сүгенәләр. Будкадан юл караучы чыга: – Чыелдамагыз әле эч пошырып. Сабыр итәргә туры киләчәк. Поезд биш сәгатькә соңга кала дип хәбәр иттеләр.* * * Әгәр пациент яшәргә тели икән, бу очракта медицина көчсез.* * * Белмисең икән – дәшмә, беләсең икән – телеңне тешлә. |