Телескоп аша кояшка ике тапкыр карап була: беренчесендә – уң, икенчесендә сул күз белән. * * * Врач авыруның үпкәләрен тыңлый: – Әйбәт... әйбәт... Бик әйбәт... – Нәрсә әйбәт, доктор? – Сездәге чирнең миндә булмавы.* * * Чыгарылыш кичәсеннән соң әтисе – улына: – Улым, син инде хәзер зур кеше, шуңа күрә тәмәке тарта башласаң да мин сиңа сүз әйтмәячәкмен. – Рәхмәт, әти, ләкин мин тартуны моннан ике ел элек үк ташладым.* * * Берәү айныткычка чылтырата: – Сезгә бүген Гали Вәлиевне китермәделәрме? – Юк. – Һәм китермәячәкләр дә! Мин бүген өйдә бикләнеп эчәм!* * * Өч ел буе мин ни хатыныма, ни сөяркәмә, ни бүтән хатын-кызга хыянәт итмәдем!* * * – Әти, ә нишләп хатын-кызлар бизәнәләр һәм хушбуй сибенәләр? – Ямьсез булганга һәм начар ис килгәнгә!* * * – Сәлам! Кая бардың, мәткәләр яныннан кайтып киләсең мәллә? – Юк, институттан... – Хәзер мәткәләр янына киттеңме? – Юк, китапханәгә... – О-о! Китапханәдә мәткәләр бар- мыни?* * * Урамнан канга баткан көнгерә йөгереп бара. – Нәрсә булды? – дип сорыйлар аннан. – Менә, трамвайда сумканы кискәннәр!..* * * Кайберәүләр ташбакалар озак яши дип уйлый. Дөрес түгел. Чынлыкта алар аз, әмма акрын яши.* * * – Доктор, операциядән соң мин бөтен тәнемдә җиңеллек сизәм. – Сизмәскә! Операция өстәленә ятканчы сезнең ике кулыгыз һәм ике аягыгыз бар иде бит! |