Бер ир, йодрыкларын төйнәп, күршесенә: – Син минем хатын белән йоклыйсыңмы? – Юк, йокламыйм. Аның белән син йоклыйсың, ә мин керфек тә какмыйм.* * * Цирк гөмбәзе астында очучы гимнастлар очраша. Берсе – икенчесенә: – Ник сикердең, хайван?! Хәзер син тотарга тиеш идең бит!* * * – Төрмәгә нәрсә өчен эләктең? – Ришвәт алган өчен. – Ә ник шулай тиз чыгардылар? – Ришвәт бирдем.* * * Реанимациягә аркасына пычак кадалган кешене алып киләләр. Врач: – Авыртамы? – Көлгән чакта гына. * * * Ире – хатынына: – Нәрсә, бүген начальнигың келәмгә чакырган идемени? – Әйе. Каян белдең? – Аркаңда келәм сурәте эзе төшеп калган* * * Ишек ачыла һәм бүлмәгә хәрби киемнән бер егет йөгереп керә: – Әти, исәнме! Әтисе, компьютердан күзен алмыйча гына: – Син кайда йөрдең? – Ничек инде кайда? Армиядә хезмәт итеп кайттым бит! – Икенче вакыт өйдән чыгып киткәндә кая киткәнеңне әйтеп йөрисе бул!* * * Тәбәнәк буйлы кесә карагы автобуста әвен кадәрле бер ирнең кесәсен кармалый. Тегесе каракны якасыннан эләктереп алып акырып җибәрә: – Син кемне таларга маташасың, хәерче тәре?! – Кем хәерче, минме хәерче? Хәерче син ул: инде бишенче кесәңә кереп чыктым – ник бер тиен акча булсын!* * * – Сез хатыныгыз белән кайда таныштыгыз? – Урам фонаре астында. – Нәрсә, ул вакытта фонарьның лампочкасы янмый идемени? |