– Әлү! Санияне чакырыгыз әле. – Дөрес эләкмәдегез. – Ә сезнең телефоныгыз нинди? – Минем гомумән телефоным юк. * * * Билл Клинтон белән Ельцин бер-берсенә сәяси карикатура ясарга ният кылалар. Тәмсезләнү китмәсен өчен сурәт билдән түбән булмаска тиеш дип сүз беркетәләр. Башта Ельцин үзе ясаган карикатураны күрсәтә. Анда ике имиен асылындырган Клинтон сурәтләнгән: зур имиен хөкүмәт суыра, кечкенәсен халык. Клинт н да үзенең карикатурасын чыгарып сала: күкрәгенә бер генә зур ими ясалган Ельцин хөкүмәтне ашата. Ельцин: – Ә кая халык? – Без бит билдән түбән төшмәскә дип сүз куештык. * * * Секретарь кыз начальнигының кабинетына йөгереп керә: – Гали Вәлиевич, әле хәзер генә сезнең машинагызны урлап киттеләр! – Каракларны танып калдыгызмы? – Юк. – Нишләп? – Мин тизрәк машина номерын язып калырга ашыктым.* * * ОМОН командиры иртәнге разводка соңга калган сугышчыны битәрли: – Син кайда йөрисең? Министр урынбасары килде, эчке эшләр идарәсе начальнигы, ә син юк! – Иптәш командир, мин вакытында тордым, майка, камуфляж, бронежилет, битлек кидем, итек балтырларына ике пычак кыстырдым, билгә ике пистолет тактым, каска кидем, “Калашников” автоматын алдым... – Кыскарак тот. Шуннан? – Шуннан ишек төбенә җиткәч көзгегә караган идем, куркудан астыма кәкәй иттем. * * * – Әлү! Бу зоопаркмы? – Юк. – Алайса нишләп минем белән маймыл сөйләшә? |