Париж кинотеатрында билет тикшерүче ир белән хатынны үз урыннарына утырткач: – Программа кирәкмиме? – Юк, рәхмәт. – Бәлки шоколад алырсыз? – Юк. – Суыра торган конфет та бар... – Юк, юк, юк. Болар белән бер эш тә майтарып булмаячагын аңлагач, билет ертучы тешен кысып ысылдый: – Бу фильмда үтерүче – шофер!* * * – Гали Вәлиеч бүген кабул итәме? – Гали Вәлиеч һәрвакыт кабул итә. Күпме алып килдегез?* * * Гаиләдә ир белән хатын тигез, бигрәк тә хатын. * * * Урамда ике ахирәт очраша. – Галия кая бардың? – Матурлык салон ннан кайтып килеш. – Нәрсә, тагын бикле идемени?* * * Белдерү: “Эт сатам. Ашауга талымсыз. Балаларны ярата”.* * * Ике әби сөйләшеп тора: – Оныгың кунакка кайткан икән. – Әйе, инде бер атна булды. – Бабасына булышамы соң? – Булыша... Кичә икәүләшеп аның пенсиясен эчеп бетерделәр* * * Ирен сүгенүдән биздерү өчен хатыны аңа бер оятсыз сүз әйткән саен авызына бер таш кабарга киңәш бирә. Кич белән ире бүселгән авызын кулы белән каплап, өенә кайтып керә. Аннан, телен көч-хәл белән әйләндереп, хатынына эндәшә: – Анда, фәләнеңне төгән итим, калган ташларны машина белән төяп килделәр. |