Борын-борын замандамы, хәзерге көндәме – яшәгән ди бер сарык. Аерым хуҗалык булып яшәмәгән, көтүдә йөргән. Үз ишләре белән бергә ашаган, эчкән һ.б. Көннәрдән бер көнне моның тормышында кискен үзгәреш килеп чыккан: тоягына кадәр җон белән капланганлыктан, аның җонын кыркып атканнар. Көзгегә карап үзенең кыяфәтен күргәч, сарык: “Бу бер дә тикмәгә түгел, мине, мөгаен, армиягә алалардыр”, – дигән нәтиҗәгә килгән. Моңа кадәр армия турында гел уңай фикерләр генә ишеткәнлектән (анда берни турында уйлыйсы юк, ашыйсың, эчәсең, йоклыйсың, ни кушсалар шуны үтисең), сарык ишәк үҗәтлеге белән хәрби хезмәткә әзерләнә башлаган. Әзерләнгән-әзерләнгән, әзерләнгән-әзерләнгән – әмма әйткән-дәшкән кеше дә юк, чакыру кәгазе дә җибәрмиләр. Бик рәнҗегән бу хәлгә сарык һәм, аптырагач, үзе барып, тояклары белән хәрби комиссариат ишеген шакыган. Комиссар аны якты чырай белән каршы алган. Әти-әниләре, нәсел-нәсәбәсе, мавыгулары белән җентекләп кызыксынган, армиягә атлыгып торуы өчен мактаган да хәтта. Соңыннан, гафу үтенеп, кире борып чыгарып җибәргән, ник дигәндә, армиядә аның ише сарыклар болай да җитәрлек. Евгений МИКУНОВ www.tatyash.ru |