Әй ярата да инде бездә халык дәваланырга! Беренче чиратта, әлбәттә, традицион булмаган ысуллар белән. “Бөтен чирдән коткарам” дип газетада белдерү генә бастыр – икенче көнне көтүләре белән килеп җитәләр: – Сез мине карый алмассыз микән? – Әлбәттә. Бик рәхәтләнеп. Чишенегез. Һи-и, сезнең монда... Сезнең бит монда бөтен аурагыз салынып төшкән! Бозымнан инде бу. Күршеләрегез бармы? Бар? Димәк, дөрес әйткәнмен... Сездән йөз доллар. Газеталардагы белдерүләргә күз салсаң, бөтен иле экстрасенслар, гипнозчылар, сихерчеләр һәм им-томчылардан гына тора диярсең. Кайсы аураны ямый, кайсы җеннәрне куа, кайсы читтән торып операция ясый, кайсы... Алар янында булып кайткач кешеләр үзләре белән ниләр генә эшләми: киптерелгән чикерткәләр ашау дисеңме, аякларын тимерчыбык белән җылыту батареясына бәйләп кую, маңгайларына ат койрыгы ябыштыру дисеңме... – Ишеттеңме, кодача: иреңне йөргән нәрсәсеннән биздерү өчен аңа яндырылган урт тешенең төтенен иснәтергә кирәк икән! Кемнән генә сорасаң да, аңа яки күз тигән, яки бозым җибәргәннәр. – Әйе-әйе... Сезгә бозым җибәргәннәр. Сулагыз. Суламагыз. Өч минут суламый тора аласызмы? Юк? Бозым, димәк. Сул үпкәгез белән сулап, уңы белән суламыйча торып карагыз әле! Булмый? Әйтәм бит, бозым дип. Сезгә айсыз төннәрдә берәр атна өегез почмагын кимерергә кирәк... – Ә сез, кулыгызга кырык тавык тәпие тотып, таң тишегеннән урманга барыгыз, анадан тума чишенегез һәм кояш күтәрелеп җиткәнче кырмыска оясында утырыгыз. – Эшләрегез кирегә киттеме? Сездән бит бөтен энергия чыгып беткән. Нишләргәме? Иртән йокыдан торуга озак итеп электр розеткасын ялагыз. Ә уринотерапия белән нишләпләр генә бетмәделәр! Әйе, кешечә итеп әйтсәк, гафу итегез, сидек белән дәвалану була инде. Ярты ил хәзер сидек эчә, аны күзенә, колагына тамыза, башыннан коя. – Күрше, әҗәткә 1-2 стакан гына сидек биреп тора алмассыз микән? Бер атнадан бише белән кайтарыр идек. Бер танышымның өенә килеп кергән идем – егылып китә яздым – сасы искә чыдарлык түгел. – Нәрсә булды? – дим. – Ә син миңа кара, сизәсеңме үзгәрешне? – ди бу. Баксаң, моңа ревматизмнан җылы тирес ябып дәваланырга киңә иткәннәр икән. Хәзер ул Ходайның һәр бирмеш көнендә иртә белән табада тирес җылыта. Сидек кенә димәгез, җәмәгать! Ул мең төрле чирдән дәвалый икән! Иң мөһиме – аптекаларга чабасы, акча туздырасы юк, бөтенесе үзеңдә: кирәк булды – агыздың алдың! Һәм, иң гаҗәбе – кешеләр шуның файдасын күрә. “Без дөньяда иң сәламәт халык!” – дип күкрәк суккан коммунистлар хаклы булган икән. Дөрес сүзләр! Югарыда саналган ысуллар белән дәвалану өчен җен кебек таза һәм корычтай нык ихтыяр көченә ия булырга кирәк. Михаил ЗАДОРНОВ, www.tatyash.ru |