Башлык бүлмәсенә үгез муенлы, кыска кәкре аяклы, күлмәк якалары ат камыты шикелле ике якка ачылып китмәсен өчен аллы-гөлле чуар галстук буган бер адәм килеп керде. Ул “Якты төн” күмәк хуҗалыгы персиятеле Моталлап иде. Йөзеннән гөрләвек булып тир ага, ә аркасыннан агып төшкән тир трусигына кадәр юешләткән. – Калхуз бетте, Хан Солтанович, – диде персиятел, мыш-мыш сулап. – Төнлә сыерларны алып чыгып бетергәннәр. Соңгы “Т-40” та күренми. Печән белән салам да юкка чыккан. – Милициягә әйттеңме соң, пынимаешь? – диде башлык, һәрвакыттагыча бер җөмләсен вәкарь белән генә ике мәртәбә кабатлап. – Әйттек-әйттек. Башта былтыр югалган сарыкларыгызны, дуңгызларыгызны табыйк әле, – диделәр. – Атлар, чәчкечләр, ургычлар да табылмаган. Шуларның очына чыксак, бәлки эзли башларбыз, – диделәр. – Бәлки диделәрме, пынимаешь? – Нәкъ шулай диделәр, Хан Солтаныч. – Алайса, ник мине борчып йөрисең? – Инде яши башлыйбыз дип кенә торганда бит, Солтаныч. Еллык хезмәт хакын бирәбез дип торганда... Бу сүзләр башлыкның ачуын кабартты: – Син нәрсә монда... сырлап утырасың, тавык мие эчкән нәрсә! Син Бохар ишәгенә кем ышансын, анаңны сатыйм! Көпә-көндез шуның кадәр әйбер юкка чыга димени? Кибән кебек кабарып утырган персиятел тылсымлы таяк белән суккан кебек урындыгына сеңеп, кечерәеп калды. – Ур-ур-лау-у-у-ла-арын ни... ни... чек рас-с-с-ларга соң, Хан С-с...олтаныч?.. – Амбар кенәгәләрегез бардыр бит? – Юк шул, кичә контурыбыз янды бит, Солтаныч. Башлыкның борын тишекләре персиятел сыярлык булып киерелде: – Шуннан? – Шуннан шул инде, – диде Моталлап. – Нишләргә дә ниткән юк. – Җыелыш җыеп берәр нәрсә әмәлләп карагыз. Урладылар, янды дигәнгә ышанырлык заманмы? Кәгазь кирәк, пынимаешь. Кыштырдаган кәгазь кирәк. – Акчасы исән-сау ла аның анысы, – диде Моталлап. – Акча минем машинада иде. – Аңлатыбрак сөйлә, – диде башлык. – Сыерлары да күрше калхузда. Сарыклары да. Сыер да, сарык та булмагач печән белән саламны череп әрәм булмасын дип үзем озаттым. “Т-40”ны гына аңлап бетермим. Каравылчы карт та белми... – Эчәме? – Кем? – Синең чүмеч белән чүмергәнеңне беләм. Каравылчы эчәме дим, дуңгыз?! – Салгалый. – Акчаны син бирәсеңме? – Һы-ыһ!.. – адәм аңламаслык аваз чыгарып персиятел торып ук басты һәм таеп егыла язды, чөнки урындыгы астына әллә ботинка кары эреп, әллә башка җирдән агып, хәйран гына су җыелган иде. – Син дә бирмәгәч, пынимаешь, мин дә бирмәгәч, каян табып эчә? Урлый, ызначит. Шундый катлаулы мәсьәләнең җайлы гына чишелүенә килеп җиткән калхуз персие май кояшы кебек яктырып китте. – Шул эчү аркасында инде, Солтаныч, эчү аркасында. Яши генә башлыйбыз дип торганда. Шул картка ышанып харап булдым. Кайту белән каравылдан алып ыргытам мин ул карт тәрене. Аксак крич! Чулак-чукрак инвалид кисәге! Кабахәт! Бөтен калхуз малын ничек эчеп бетермәк кирәк! Ни... Акчаны барыбер бирәбез, Солтаныч, быел булмаса киләсе елга бирәбез. Башлык шаркылдап көлеп җибәрде. – Андый бәхет сиңа эләкмәс, – диде ул. – Бүгеннән “Караңгы көн”гә күчерәбез. Син әле яшь, энергияле белгеч. Давай, күрсәт үзеңне. Икесе дә торып бастылар. “Яшибез, яшибез!” – дип типте йөрәкләр. Аларның икесенең дә уйлары бер, хисләре уртак иде. Фәрит ВАФИН, www.tatyash.ru |