| | Рөхсәт итегез
- Рөхсәт итегез… - Юк, сезгә рөхсәт итмәскә рөхсәт итегез! - Ә мин миңа рөхсәт итмәскә бер кемгә дә рөхсәт итмиячәкмен!
* * *- Хәзрәт, сез үзегезне изге күңелле кеше дип саныйсызмы? - Әлбәттә! - Әгәр сез миллион сум акча белән тулы чемодан тапсагыз, аны иясенә кайтырып бирер идегезме? - Әгәр ул чемодан фәкыйрь кешенеке булса әлбәттә кайтарып бирәм!
* * *Палачның хезмэт юбилее - ул меңенче кешенен башын чаба. Менә ул корбаны янына килә: - Агайне, син курыкма. Барысы да әйбәт булачак, сизми дә калачаксың. Менә балта сызгырган тавыш яңгырый. Корбан гаҗәпләнеп: - Нәрсә, беттедәмени? - Бетте. - Ә нишләп мин бернәрсә дә сизмим? - Ә син башыңны селкеп кара…
* * *Хатыны юкка чыккан ир янына милиционерлар килеп керә: - Бездә сезнең өчен өч яңалык бар: начар, яхшы һәм бик яхшы. Кайсысыннан бышлыйк? - Начарыннан. - Хатыныгызны таптык. Дөресрәге мәетен. Ул буада батып улгән. - Ә яхшы яңалыгыгыз нинди? - Гәүдәне кыслалар сырып алган булып чыкты. Егетләр шунда ук сырага йөгерделәр. Шундый шәп итеп утырдык. - Әле сезнең бик яхшы яңалыгыгыз да бар иде шикелле? - Әйе. Бөрсекөнгә сез дә килегез, без аны кабат судан чыгарабыз.
* * *Начальник һәрвакыт хаклы. Әмма ул һәрвакыт - начальник.
* * *Ике ахирәт телефоннан сөйләшә: - Ирең өйдәме? - Өйдә. - Нишли? - Караватта ята. Утыз җиде дә биш белән. - И-и, бар да инде дөньяда бәхетле кешеләр.
* * *Бер алкаш икенчесенә: - Бездә гаремнар булмавы бер дә әйбәт түгел. - Ник? - Соңгы вакытларда хатын мине берүзе генә дүртенче катка өстерәп менә алмый башлады.
* * *Шушы көннәрдә Мәскәү урамнарына Кавказ милләтеннән булган хезмәткәрләрдән генә торган махсус милиция отряды чыгачак. Аларга чын мәскәүлеләрнең паспорт режимын ничек үтәүләрен тикшерү бурычы куелган. |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: «Мунча Ташы» — миниатюра «Студент» из 2 бүлек
Оценка здания Казан Егетләре - Cинең хакта
Йоктыргыч көлке бите - Көлә торган песи
| |