| | Ник биткә төкерәсең, хайван?!
Хатын-кыз өчен иң яхшы косметика - аракы - ирләр эченә кергән аракы.
* * *Русия хөкүмәте безнең олимпиячеләргә һәр алтын медаль өчен 50 шәр мең доллар акча вәгъдә итте. Соңыннан исәпләп карагач, безнең җыелма команданың ил казнасы өчен 1,5 млн. доллар акчаны экономияләгәне ачыкланды.
* * *- Ул хәзер дә безгә җылылык бүләк итә, - диде Мальвина авыр сулап, һәм Буратиноның калдыкларын мич авызына ыргытты.
* * *Юл уртасында бер кеше басып тора. Аның каршына машина килә. Теге кеше уйлый: - Трамвай түгел әле, әйләнеп үтәр. Шофер уйлый: - Багана түгел, читкә чыгар әле.
* * *Һәр хатын-кыз белергә тиеш: ашарга никадәр сирәгрәк пешерсәң, ул шулкадәр тәмлерәк тоела.
* * *Ике зәңгәр чәкәләшә. Берсе: - Син үзеңне хатын-кыз кебек тотасың! Икенчесе: - Ә син каян беләсең?!
* * *Теш врачы янында: - Төкереп ташлагыз... Ник биткә төкерәсең, хайван?!
* * *Бер хатын, "Туннар" кибетенә кергәч, үзе дә сизмәстән һаваны боза. Кеше ишетмәде микән дип як-ягына караса, янәшәдә генә сатучы тора. Оялудан кызарып чыккан бу хатын, сатучының игътибарын читкә юнәлтү өчен, тизрәк сорау бирә: - Сезнең бу туныгыз күпме тора? Сатучы: - Һм-м... Сез бу тунны күрү белән һава боздыгыз, шуңа күрә аның бәясен әйтергә шикләнеп торам әле... |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Как появилась первая татарка
Оценка здания Илнар Сайфиев - Оныт дисең
Ландыш Нигъмәтҗанова - Сөю
| |