| | Нигә сүгенәсең?
- Хатын-кыз матурлыгы турында сөйләгәндә сезнең күз алдыгызга беренче чиратта нәрсә килә? - Аның авызы. - Ә төгәлрәк әйткәндә: формасымы, төсеме, зурлыгымы? - Берсе дә түгел. Иң мөһиме - ул авыз ябык булырга тиеш.
* * *- Уңыш булмаганда нәрсә җыялар? - КПСС Үзәк Комитеты пленумын.
* * *- Нигә сүгенәсең? - Утыр яныма, аңлатам. - Утырдым. Сөйлә. - Эскәмия буялган булган.
* * *Җүләрләр йортында: - Доктор, 6 нчы палатадагы Наполеон Ленинны кыйный! - 17 нче елда ул кабахәт кайда булды икән!
* * *Бабай подъездда аракы эчеп утыручы малай-шалайны оялта: - Сезнең әле иренегездән ана сөте кибеп җитмәгән, сезгә әле ими имәсе! Малайларның берсе: - Без каршы түгел...
* * *- Ир кешене караватта шашыну чигенә җиткерү өчен нәрсә эшләргә? - Кулыннан телевизор пультын тартып алырга
* * *Тәрбияле олы кеше беркайчан да: "Анаңны... шулай итим!" – дип ычкындырмаячак, ә: "Мин синең атаң урынына яраклы кеше бит!" – диячәк.
* * *Табышмак: үзе яшел, үзеннән буяу исе килә - ул нәрсә? Җавап: ул яшел буяу. |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: «Мунча Ташы» — миниатюра «Студент» из 2 бүлек
 Оценка здания Илнар Сайфиев - Оныт дисең
 Эльвира Хамматова - Яшьли сөйгән ярым
| |