| | Ә кем эшли әле монда?!
- Нигә син шулчаклы усал? - дип сорыйлар эттән. - Юк, - дип җавап бирә эт, - мин бик йомшак күңелле һәм кунакчыл, ләкин моны беркемгә дә сиздермәскә тырышам. - Ник? - Эш урынымны югалтудан куркам.
* * *Бер малай улап әтисе янына йөгереп керә: - Әти! Мине әби тешләде-е-е! Әтисе газетасыннан аерылмыйча гына: - Үзең гаепле. Читлек эченә кулыңны тыкмаска иде!
* * *Бүлмәгә бүлек начальнигы килеп керә һәм акырырга тотына: - Күпме әйтергә була сезгә эш вакытында тәмәке тартмаска дип?! - Ә кем эшли әле монда?!
* * *- Исәнмесез, доктор! Менә без дә килеп җиттек! - Кем инде ул "без"? - Мин һәм бабасырлар
* * *Бер ир икенчесенә сөйли: - Кичә кич биш литр сыра күтәреп кайтып килә идем, баскычта аягым таеп егылдым. - Һәм бөтен сыраң түгелеп беттеме? - Юк, бер тамчысы да түгелмәде, чөнки авызымны ябып, тешләремне шытырдатып кысарга өлгердем.
* * *2020 нче елда чыккан "Сәясәттә кемнәр бар?" дигән китаптан: "Горбачев М.С. - СССРның беренче президенты. Ельцин Б.Н. - Русиянең беренче президенты. Путин В.В. - Русиянең икенче һәм СССРның икенче президенты".
* * *- Доктор, мин кич белән сарыкларны саныйм да йоклам китәм. - Әйбәт ич инде! - Моның нәрсәсе әйбәт? Иртән йокыдан торышка бер яки ике сарык "очкан" була. Мин бит көтүче.
* * *Берәү хатынын култыклап ял паркы яныннан узып бара. Аларның юлын фотограф бүлә: - Әфәндем, маймыл белән фотога төшәсегез килмиме? - Бәйләнмә әле, өйдә күреп тә гарык инде! |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Рузалия апа һəм DJ Rabbah «Йɵрүзəн»
 Оценка здания Җәмилә - Мине ярат
 Асаф Вəлиев - Аерылмагыз
| |