Безнең күрше, сыер савучы Тәслимә апа ел әйләнәсе шәһәргә алып барып сөт, каймак, май сата. Сыеры бик шәп аның. Үзе әйтүенә караганда, көненә 55 литр сөт бирә торган ул сыерны 20 ел элек үлгән әнисе бүләк итеп калдырган... Тик ул сыерны ул бер тапкыр да көтүгә дә кумый, кешегә дә күрсәтми. Әллә күз тияр дип курка микән? Аңламыйм... Менә сез: “Читтән кермичә, урламыйча баеп булмый”, – дисез инде, иеме? Була! Чөнки бозаулар симертүче Гали абый гомере буе фураж урлый, ләкин шул әтисе сугыштан алып кайткан шлемда йөри, ә колхоз председателе, үзе әйтүенә караганда, урлауны бөтенләй аңламый һәм урлаганы да юк, ләкин оныгына өй салдыра башлады. Ә сез булмый дисез, була бит... Менә шуңа күрә бу әйтемне аңламыйм мин. Илсөя БӘДРЕТДИНОВА |