Гадәттә Фәрит телевизордан хоккей белән футбол гына карый. Йоклап китмәсә, билгеле. Шуңа күрә “зәңгәр экран” күзләрен йомгач, ягъни, ватылгач, аның әлләни исе китмәде. Газета актара торгач, башваткыч табып, каләм алып, түр якка – гаилә янына чыкты. Бергәләп чишү теләге белән беренче сорауны укыды: – Америкадагы шәһәр, биш хәрефтән? Телевизорның караңгы экранына карап кайгыга батып утыручы әбигә җан керде: – Санта-Барбара. Хатыны кер үтүкли иде, шәһәр исеме эзләп вакланмады: – Баш катырма әле, әнә, чүп чиләген чыгарып кер. Фәрит эченнән генә “наданнар” дип сүгенде дә дөрес җавапны язып куйды: “Токио”. – Өйдә пешерелә торган ризык, сигез хәрефтән? – Ничек аталганын оныттым, кичәге сериядә Элена пешергән иде аны, – диде әби. – Эшсезлектән аптырап йөргәнче, сөт алып кайт кибеттән, кичкә кыстыбый пешерәм. Зирәк аның хатыны, “кыстыбый” – әлеге сорауга җавап иде. – Исерткеч эчемлек, биш хәрефтән, – дип укыды да Фәрит, “аракы” дип җавабын да язып куйды. Бу теманы яхшы белә иде ул. Тыныч кына утырган әби сискәнеп куйды: – Син, кияү, ял көне дигәч тә, үткән елгы сериалдагы Джун кебек гел эчүне сөйләмә инде. Нәрсә язмаслар газетага... Хатыны, кызган үтүген кер өстеннән алырга да онытып, кулларын бутап, тезеп китте: – Шул булыр инде аның! Теге ялда җиде хәрефле самагун эчеп кайткан иде, бүген биш хәрефлесен исенә төшереп утыра! Телевизор эшләп, берсе артыннан берсе сериаллар барганда эш тә кушмыйлар, тавыш чыгарырга да кыҗрамыйлар иде – кроссвордны чишеп бетергәнче Фәрит шуны аңлады, һәм газетасын атып бәреп, телефонга ябышты: – Әлү, телемастермы? Зинһар дип әйтәм, коткар, туган... Рафикъ АБДУЛЛИН, Әлмәт. www.tatyash.ru |