– Әни, мин бүген автобуста бер апага урын биргән идем, ул утырмады. – Шуннан син нишләдең? – Шуннан яңадан әтинең алдына менеп утырдым.* * * Бер мужик сыер тизәге белән тулган юлдан бара һәм һәр “тәбикмәккә” аягы белән баса. Аңа каршы очраган бер хатын, исе китеп: – Син нишлисең! Сыер бугын изеп барасың лабаса! Теге ир аяк астына һәм як-ягына карангач: – Ә нәрсә эшләргә? Монда бүтән төрле бук юк бит... * * * Перронда бер ир, борын эченнән генә ниндидер җыр көйләп, чыпчыкларга ваклап ипи ашата. Шулвакыт аның чыпчыкларын өркетеп, бер мужик йөгереп уза. Бераздан ул тагын чатыр чабып килеп җитә, уңга-сулга бәргәләнә. Чыпчык ашатучы ир, кызыксынып: – Нәрсә булды, иптәш? – Поезддан калдым! Газеталар алырга дип төшкән идем, поезд китеп барды. Нишләргә инде, үлеш! – Нишләп үлеш булсын. Менә мин дә поезддан калдым... Бәхетем бар икән дип сөенегез! – Нинди бәхет! Әйтеп торам бит поезддан калдым дип. Мин пассажир! – Син пассажир, ә мин ул поездның машинисты... * * * Зоопарк буйлап бер көтү ачыгавыз иярткән экскурсовод йөри: – Игътибар итегез, менә бу – Һиндстан филе. Аның башыннан койрыгына кадәр озынлыгы – 8, ә койрыгыннан башына кадәр – 10 метр. – Алай булырга тиеш түгел бит инде! – Тиеш түгел, әмма кайчагында була. Менә, мәсәлән, Яңа елдан 1 майга кадәр дүрт ай, ә 1 майдан Яңа елга кадәр – 8! * * * Зур көрәк белән бук изгәнче, кечкенә рюмка белән аракы эчүең яхшырак. * * * Яр буенда бер-берсеннән ерак түгел генә бер бабай белән бер ир балык тотып утыра. Бабай кармагын сала да ала, сала да ала, ә теге ирнең калкавычы селкенеп тә карамый. Аптырагач, ул көндәше янына килә: – Бабай, син нәрсәгә тотасың? Тегесенең серен чишәсе килми, шуңа күрә алдаша: – Чәйнәлгән кәҗә бугына. Теге ир дәшми-тынмый гына китеп бара һәм бераздан ярты чиләк кәҗә бугы күтәреп килә. – Кая, бабай, бер пычранган-пычранган миңа да чәйнәп бир әле. * * * – Доктор, минем бер аягым икенчесеннән кыскарак, нишләргә икән? – “Нишләргә” дип... Тыйтакларга инде. |