Ике тычкан каймак салынган кувшинга төшә. Берсе, язмышка буйсынып, батып үлә. Икенчесе бертуктаусыз тыпырчына торгач каймакны майга әверелдерә һәм, сикереп, иреккә чыга. Моннан нинди нәтиҗә ясыйбыз? Нәтиҗә шул: теге майны ашап бетергәндә хуҗабикә савыт төбендә ике түгел, бер генә тычкан үләксәсе күрә.
* * * Казан кешесе – башкалабызга килгән кунакка: – Сез Казан кешесе түгелдер ахрысы? – Каян белдегез? – Йөзегез таныш түгел чөнки.
* * * – Поручик, безнең бу атлар нәрсә дип шулкадәр каты кешниләр анда? – Аларга ишәк безнең хакта анекдотлар сөйли, шуннан көләләр.
* * * – Бабай, начарлыкка һәрвакыт яхшылык белән җавап бирергә кирәк, әйеме? – Әйе, балам, бик дөрес әйтәсең. – Алайса миңа туңдырма алып бир инде, чөнки мин, өстенә басып, күзлегеңне ваттым.
* * * Унҗиде ел рәттән һәр иртәдә этен йөртергә алып чыгарга гадәтләнгән бер ирнең дүрт аяклы дусты үлә. Менә ул иртәнге сәгать алтыда уяна һәм озак кына ах-ух килеп яткач, хатынының касыгына төртә. – Хатын, минем белән йөрергә чыгып керәсең килмиме?
* * * Бер хатын ахирәтенә үзенең ире турында сөйли: – Мин аны 20 дә очраттым, ә 23 тә ташлап киттем. – Әйбәт булган. Өч сәгать вакыт аз түгел инде ул.
* * * – 200 метрлы тирәнлектә нәрсә оча ала? – Су асты көймәсенә эләккән чебен.
* * * – Ишеттеңме, иртәгә “Рок – наркотикларга каршы!” дигән фестиваль башлана. – Әһә! Аңладым... Бу “Умарта кортлары балга каршы!” дигән сымаграк килеп чыга инде, алайса. |