– Синең хатының пешерә беләме? – Белүен белә, тик аның пешергәнен мин ашый белмим. * * * Хатын-кыз сумкасына керү – җинаять, ирләр кесәсен актару – гаилә тормышы. * * * Башыгызда кавыкмы? Йөзегезне җыерчыклар басканмы? Күкрәкләрегез кечкенәме? – Үлеш икән алайса... * * * Чын ата мәчегә декабрьдә дә март. * * * Тычканны грузинча тоту ысулы. Башта бер-берсенә параллель итеп ике кирпечне бастырып куясың. Алар өстенә өченче кирпечне урнаштырасың, ә басып торган ике кирпеч арасына сыр кисәге ташлыйсың. Тычкан, оясыннан чыгып, теге сырны күрә дә гаҗәпләнеп кулларын җәеп җибәрә: – Вах, нинди сыр! * * * Бер ир базардан чәчәкләр сайлый. Вакчыл кеше булгангадырмы, һәр чәчәкне капшап, иснәп чыга: хуш ислеме, шиңә башламаганмы, янәсе. Аның бу кыланышын күргән чәчәк сатучы бер хатын бөтен базарга ишетелерлек итеп сөрән сала: – Абзый, кил, минекен иснәп кара! Бер атна буена шиңмәячәк! * * * – Нәрсә инде тагын? – Әгәр син хатын-кыз булсаң “Плейбой” журналында шәрә килеш төшәр идеңме? – Күпме түлиләр бит... – Менә, менә... Сез, хатын-кызлар, бөтенегез дә шундый сатлык... * * * Концертта бер тамашачы – икенчесенә: – Әле кичә генә мин “Киләчәк кунаклары” төркеме концертын карадым. – Ничегрәк соң? – Ничегрәк дип... Безнең киләчәк фәлән нәрсәм төсле икән дигән нәтиҗәгә килдем! * * * – Сара, синең авырлыгың күпме? – Күзлек белән йөз егерме килограмм. – Ә нишләп күзлек белән? – Күзлексез мин үлчәүдәге саннарны күрмим. |