| | Яңа мәзәк ишетәсең киләме?
Ике хатын сөйләшә: – Син иреңнең җенен чыгарырга яратасыңмы? – Яратам дип... кирәк булганда чыгарасың инде. – Нинди очракларда? – Мәсәлән, келәм кагасы булганда. Җенләндерсәң, ул бу эшне бик яхшы башкара. * * * Сарык фермасында эшләүче бер хатын өенә кайткач иренә дәшә: – Яңа мәзәк ишетәсең киләме? – Килә. – Бер ир белән бер хатын гыйшык-мыйшык эшләре белән шөгыльләнү өчен аулак урында очрашалар. Эш хутланып китте дигәндә генә, әллә каян тәкә килеп чыга да теге ирне арттан килеп селтәп ыргыта. Шундый каты итеп сөзә моны, теге мескен, минем өстән тәгәрәп төшеп, әллә кая кадәр очып барды. * * * Малае әнисеннән сорый: – Әни, ә нишләп Соломон җир йөзендә иң зирәк кеше саналган? – Чөнки аның бик күп хатыны булган һәм ул аларның һәркайсының иңәшенә колак салган. * * * – Кияүгә чыктыңмыни? – Чыктым. – Ирең бәхетлеме соң? – Бәхетле булмыйча гына карасын! * * * Балыкчы сөйли: – Мин бу балыкны тартып чыгарганнан соң күлдә су ярты метрга кимеде. * * * Рабиновичның хатыны үлә. Мәетне алып чыкканда баскыч борылышында табут стенага бәрелә һәм мәрткә генә киткән хатын йокысыннан уяна. Рабинович: “Үлгән икән, үлгән, кирегә юл юк!” – дип өзгәләнсә дә аның хатынын кире өйләренә алып керәләр. Күпмедер вакыттан бу хатын чынлап үлә. Аның җәсәден баскычтан алып төшкәндә Рабинович бик борчыла. “Акрын. Бәрдерә күрмәгез!!!” – дип аяк астында өтәләнә. |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Ашыгыз тәмле булсын! - КАБАК ТӘБӘСЕ
 Оценка здания Җәмилә - Мәхәббәт ятмәләре
 Әссәләмәгаләйкем
| |