Базарга гадәттәгедән шактый соң килгән әбине авылдашлары очраталар. – Нәрсә, Бибиҗамал–апа, әллә бүген базарга пешком килдеңме? – И–и, кая инде безгә ул пешкомнар! Җәяү генә килдем! * * *Табиб, авыртам дип килгән бер ханымга телен чыгарырга кушкан да үзе рецептлар яза башлаган. Ахырда теге ханым: – Духтыр–әфәнде, ун минут буе телемне чыгарып торам, ә сез борылып та карамыйсыз, – дигән. Табиб: – Зыян юк, рецепт язган вакытта гына булса да сезнең сөйләшми торуыгыз кирәк, – дигән. * * * Иркә хатын төнлә ирен уята икән дә: – Тыным буыла, сулыш капты, тәрәзәне ач тизрәк! – Соң бит салкын керер, җылы вакыт түгел ич инде! – Ач булгач, ач! Ачмасаң, хәзер үләм, бетәм! Ире торып, зарлана–зарлана, тәрәзәне эзли башлаган, шунда терсәге белән бәрелеп, пыяла ваткан. Пыяла чылтырап коелып төшүгә хатыны: “Уф”, – итеп иркен сулап җибәргән дә тынычланып йоклап киткән. Иртәгесен “тәрәзәнең кайсы өлгесе ватылды икән?” дип карасалар, тәрәзә түгел, шкаф пыяласы ватылган. * * *Имеш, беренче автомобильләр яңа чыккан заманда бер авылның кешесе шәhәргә барып автомобиль күреп кайта. Авылына килеп җитүе белән аны бөтен халык сарып ала да сораштыра башлый: нәрсә ул автомобиль, аның кыяфәте нинди, h.б., h.б. Шулай итеп, ул авылдашларына ике сәгать буе автомобиль турында сөйләп, явып кына торган сорауларга җавап биреп торырга мәҗбүр була. Ниhаять, сораулар беткәч, арыганнан телен көчкә кыймылдатып, сорый икән: – Я, инде аңлашылдымы? Беркем дә дәшми, тик бер бабай гына тавыш бирә икән: – Аңлашылды, аңлашылды, балам, маладис, барысын җиренә җиткереп сөйләп бирдең. Тик син шунысын гына аңлатып бир әле: ул автомобиль дигән нәстәкәйгә атны кайсы яктан җигәләр соң? – дип сорый икән үзеннән. * * * Кечкенә Наил бик начар укый: көн саен я икеле, я өчле генә алыйп кайта. Әнисе, улын оялтмакчы булып: – Әнә күр әле: Фәнис гел бишлегә генә укый. Фәнистән үрнәк ал! – дип тора икән. Беркөн Наил мәктәптән бик шатланып, авызын ерып кайта икән. Әнисе, гаҗәпләнеп: – И, улым, күреп торам: бүген бишле алдың, шулай бит? – Юк, әни, Фәнис икеле алды! – дигән малай. * * * Бер кеше аракы эчәргә ярата, ди. Менә бервакыт бу эчүен ташларга сүз бирә. Кибет турысыннан узганда, йөрәге, кибеткә керү теләгеннән котырып, күкрәктән ычкынып китәрдәй булып типсә дә, бу кеше бирешми – йөрәгенә әйтеп бара икән: – Түз, йөрәгем, кибет турысыннан үтәбез! Үтеп киткәч: – И, рәхмәт сиңа, йөрәккәем, маладис, түздең бит, ә! Әйдә инде хәзер шуның өчен әйбәтләп сыйлыйм үзеңне, – дип, кибет эченә кереп китә икән. * * * Берәүнең төнлә уты сүнеп китә. Хатыны шырпы эзли икән. Шул вакыт ире уянып: – Нәрсә эзлисең? – дип сорый. Хатыны аңа: – Ут сүнде, шырпы эзлим, – дип җавап бирә. – Соң караңгы бит, чыра яндырып нигә эзләмисең, – дип киңәш бирә ире. |