– Син иреңне караватта чит кешеләр белән тотканың юкмы? – Чит кешеләр белән юк. Дуслары яки танышлары белән генә.* * * Кайчагында Вәлиев йокысыннан күтәренке күңел белән елмаеп уяна, ләкин бер мизгелдән өйләнгән булуын исенә төшерә.* * * – Мин ташладым! Эчүне, тартуны һәм хатынны!.. – Ә хатыныңны ник ташладың? – Ул мондый бәхеткә лаек түгел!* * * Бер егет танышларына килеп керсә, анда мәҗлес бара. – О-о, Сергей! Аракы алып килдеңме? – Алып килдем, ике литр! – Зәңгәр булсаң да, әйбәт егет син үзең!* * *Кыңгырау чылтырый. Хуҗабикә ишекне ачса, бусагада чибәр ген бер яшь кыз басып тора: – Вәли абый өйдәме? – Юк, эштә. – Мин аның кулъяулыгын алып килдем. Ул аны миңа машинасында өемә илткәндә биреп торган иде. – Чирләп киткән идеңме әллә? – Юк, хәлләр булганнан соң бераз балавыз сыгып алдым.* * * Яһүд егете үзенә хатын сайлый. Өч гүзәл кызга ул бер үк сорау белән мөрәҗәгать итә: – Туташ, әйтегез әле, өч өчең ничә була? – Тугыз, – дип җавап бирә беренчесе. – О-о, сез математик икән! – ди кияү егете, сокланып. – Унике, – ди икенче кыз. – О, сез философ икән! Өченче кыз сорауга: “Сиңа ничә кирәк булса, шул кадәр була!” – дип җавап бирә. – Сез – чын дипломат! – ди егет. Ничек уйлыйсыз, яһүд егете кайсы кызны сайлап алган? Ялгышасыз, ул әтисе бай кызга өйләнгән!* * * Ике бабай очраша: – Нәрсә, Миңлевәли, әллә мунчага барышыңмы? – Юк, мунчага бара идем әле. – Ә-ә, мин сине мунчага барасың дип торам тагын. |