Николаевка авылында кышкы тормыш үз җаена тыныч кына агып ятканда үзәк урамда ыгы-зыгы башланды һәм авыл мунчасы янына бер көтү халык җыелды. Баксаң-күрсәң, авыл кешеләренә кайнар су өләшәләр икән. Бушлай. Аның каян килгәнен аңлатучы булмаганлыктан, кешеләр арасында “Африкадан гуманитар ярдәм китергәннәр” дигән имеш-мимеш таралды. Дөрес, “бу яңа урыслардан конфискацияләнгән су булырга тиеш” дигән фикерләр дә ишетелгәләп китте. Кыскасы, цистерна янында берсен-берсе этешә-төртешә халык өелде. Бераздан суның үлчәп кенә биреләчәге һәм бөтен кешегә дә эләкмәячәге ачыкланды. Комсызланып зур чиләкләр күтәреп килүчеләргә, колхоздан чыккан фермерларга һәм сәясәт белән шөгыльләнүчеләргә су бирелмәячәк диделәр. Суның температурасы сәгатьләп түгел, ә минутлап суына барганлыктан чиратта торучылар нервылана башлады. – Бер кулга бер литрдан артык бирмәскә! – дип кычкырдылар арттагылар. Көтмәгәндә, цистерна өстендә авылның атаклы шәхесе – гомере буе дөреслек өчен көрәшүче Сенька пәйда булды. – Туктагыз! – дип кычкырды ул аек тавыш белән. – Халыктан күпме көләргә була? Тагын иң мохтаҗларны читкә тибәргәннәр! Колхоз персие кранны тиз генә ябып куйды да цистерна өстенә менеп кунаклаган Сенькага эндәште: – Сиңа нәрсә җитми инде тагын? – Мин гаделлек булуын телим! – дип җавап бирде Сенька. – Синеңчә ничек була соң ул гаделлек? – Бөтен кешегә дә тигез бүленсен. – “Бөтен кешегә дә тигез”не ничек аңларга? Син конкрет сөйләш, ничәшәр литр бирик? Сенька югалып калды. Бөтен белеме өч класс һәм дүрт коридор гына булганлыктан арифметика өлкәсендә ул көчсез иде. Су өләшү туктатылуга ачуы чыккан халык сүгенә, җикеренә башлагач, Сеньканың чырае яктырып китте: – Уйлап таптым! – дип кычкырды ул кулын болгап һәм персинең колагына иелеп нидер пышылдады. Тегесе аның сүзләре белән килешүен аңлатып башын селкегәч, шоферга ниндидер боерык бирде. Машина моторы кинәт үкереп эшләргә тотынды һәм перси, шлангыны болгый-болгый, халык өстенә кайнар су сиптерә башлады. Шулай итеп, гаделлек җиңде. Евгений МИКУНОВ. www.tatyash.ru |