70-нче еллар. Сарман клубында бик чая һәм үткен егет эшли. Исемен - Хәмит, диярбез. Кызу җәй көне. Бу, шунда эшләүче кызларга тәкъдим ясый, Минзәләгә су керергә төшәргә. Төшеп китәләр өчәүләп: Хәмит, Рузалия һәм тагын бер кыз. Еракка түгел, күпер кырыена гына. Кызлар су керәләр бер җирдә, үләндер - агачтыр каплаган җирдә, Хәмит - ерактарак. Ләкин, әлбәттә, бер-берсен күрәләр. Ләкин карамаска тырышалар. Ә плавки юк вакыт бит. Хәмит су кереп чыккач, салып трусигын сыгып маташа. Шома Хәмитнең көдәрәтле һәм дэртле чагы. Күренәсе килә кызларга..... Кызлар карамыйлар, әлбәттә. Шунда Хәмит (беренче сүзне кычкырып, паузадан сон - калганнарын тыныч кына): - Рузалия!!!.... карама, риза-бәхиллегем юк!www.sarmanda.ru |