Беркөнне Сидоров Петровны очратты. – Коткар, күрше! Хатын белән ачуланыштык. Бераз шуның арт сабагын укытасы иде. Минем турыда азгын ир, хатыны өстеннән йөри дигән хәбәр тарат әле. Янсын әле бәдбәхетнең йөрәге. Миннән бер шешә. – Эшлибез аны! – диде Петров. – Шешә дигәндә, шундый хәбәрләр таратырмын – ярты илгә барып җитәр. Бер атнадан ук сизде Сидоров: аңа хатын-кызлар сылана башлады. Кайсы, елмаеп, тартырга сораган була, кайсы, чытыкланып, вакыт белән кызыксына. Ә чаяраклары хәтта чәй эчеп чыгарга чакыралар. Ә күптән түгел аның аркасында ике гүзәл битләрен тырнашты, бер-берсенең чәчләрен умырдылар. Сидоровны судка чакырдылар. Шаһит итеп. Әле җитмәсә бик каты гына кисәттеләр: янәсе, уйнашчылык белән шөгыльләнүегезне туктатмасагыз, үзегезгә утырырга туры килмгәе. Сидоров куркуга төште һәм тагын Петров янына йөгерде: – Минем турыда ул импотент дигән хәбәр тарата күр! – Эшлибез аны! – дип сөенде Петров. – Шешә дигәндә, шундый хәбәрләр таратырмын – ярты илгә барып җитәр. Менә Сидоров ялгызы гына урамнан атлый. Аңа ник бер хатын-кыз әйләнеп карасын! Вакыт сорамакчы була – ишетмәмешкә салышалар. Өенә кайтса – өстәлдә хатыны калдырган язу: “Хуш! Мин синнән бөтенләйгә киттем. Миңа импотент кирәк түгел!” Сидоров елап җибәрде һәм, шешә кыстырып, тагын Петров янына йөгерде... Алексей АБРАМОВ. www.tatyash.ru |