Барысына да шул “Виагра” гаепле. Туктале, дидем шулай беркөнне, таң алдыннан үтерически бер фильм карагач, бөтен җире сау-сәламәт кешегә бу яктан кимсенеп яшәү эшмени?! Туксан да тулмаган килеш. Тик карчык шундук: “Шикшәнгә җиткәш шаштыңмы әллә?” – дип сукранырга кереште. Мин дә таптым җавабын: “Дөньяда ике яшәмибез, кызганмыйк акча, алып карыйк шуны!” Яхшы дару икән. Шул төндә үк сиздем. Карчыгымны кочаклап үтерә яздым. Ә башкасы – юк! Нәрсәсендер салып җиткермәгәннәр ахрысы. Ике көн эчәм, өч көн. Шул ук хәл: яшь чактагы шикелле кысып-кысып кочаклыйм карчыкны. Сөякләре шытырдый. Ә башкасы – юк! Өч көн, өч төн узгач иртән тормакчы идем – аяк тотмый. Камыр да камыр, аяклар да камыр. Доктор чакырттык. Дарулар язып бирде. Дәваланам: көндезен – аяк даруы, төнгә “Виагра” йотам. Көн саен! Карыйм, аяклар ныгый башлады. Ә башкасы – юк. Җитмәсә, бил кузгалды. Карчыкны кочаклау түгел, кымшана да алмыйм! Доктор чакырттык. Рецепт, дарулар. Кайсын эчәм, кайсын ышкыйм. Төнгә –”Виагра”. Карыйм, берничә көннән билне җибәрде. Ә башкасы – юк! Җитмәсә, баш сызларга тотынды. Тимер кисәге белән миемне актарган шикелле. Доктор чакырттык. Рецепт, дарулар. Көндезләрен баш даруы, төнгә –”Виагра”. Карыйм, баш рәтләнде. Ә башкасы – юк! Җитмәсә, төчкертә башлады. Көндез дә, төнлә дә. Доктор чакырттык. “Аллергия”, – ди. Рецепт, дарулар. Көндезләрен –аллергиядән, төнгә – ”Виагра”. Карыйм, төчкерү дә бетми, башкасы да – юк! Тагын доктор чакырттык. Мин төчкерәм, карчык сөйләшә. – Даруларны эчмиме әллә? – ди доктор. – Хәтта артыгы белән! –ди карчык. – Ничек! – ди доктор, маңгаена менгән күзлеген урынына төшереп. – Ул әле төнгә “Виагра” да йота! – ди карчык. – Җүләр, анысы нигә инде аның? Кичекмәстән туктатырга “Виагра”ны! –диде доктор. Туктаттым. Атна-ун көннән төчкерүем бетте. Кәеф тә күтәрелде. Ә башкасы – юк. “Виагра” дигәннәренең бөтен файдасы шул булды. Миңа срогы чыкканы эләккәндер инде, күрәсең. Әхәт САФИУЛЛИН www.tatyash.ru |