Менә син, энем, милитсе формасы киеп авыл буйлап тыз-быз йөргән буласың инде, иеме? Ипиең шул булгач, йөрми хәлең юк. Алай да, энем, үпкәләмә, халык курыкмый бит синнән. Колхоз эшләгәнен бирмәгәч, тиешлесен алам дип, иркенләп урлый ул хәзер. Һәм син, энем, күпме тырышсаң да, берүзең генә ул урлашуның тамырын корыта алмаячаксың. Авылның иң оста угрысын эләктерү дә кулыңнан килмәс кебек. Ни өчен дисеңме? Чөнки, бик беләсең килсә, ул ата карак – синең бабаң, ягъни хатыныңның атасы Апар Хаҗие. Юк, юк, бик белеп сөйлим. Төннәрен йокы алмый мине хәзер, картлык галәмәте булса кирәк. Шул сәбәптән, утырам менә бишмәт киеп капка төбендә. Иң кызыгы таң атканда башлана. Нәрсә генә ташымыйлар! Булдыралар! Алай да, синең бабаңны – Апар Хаҗиен уздыра алучы юк. Фермада үзе каравылчы булгангамы, кабаланмыйча, тәмен белеп урлый ул. Курыкмый да. Ник курыксын, участковыйның, ягъни киявенең үз кызы белән бер түшәктә йокы симерткәнен белә ич ул. Узган төндә генә ничәмә рейс ясады фермага. Һәр кайтканда – бер капчык фураж. Туктале, энем, тукта, алай ук кызма! Ну, өстәрләр бәлкем, погоныңа берәр йолдыз Апар Хаҗиен утырткан өчен. Һәм шуның белән вәссәлам! Ә болай балда-майда гына йөзәсең. Йорт-җирең дә гөлбакча. Болар барысы да Апар Хаҗие тырышлыгы аркасында килгән мал. Синең бит вакытың юк, һаман бурлар аулыйсың. Ә ул ким-хур булмасыннар дип кызы белән кияве өчен тырыша. Тагын бер әйтәм, аны таш капчыкка ябып җүләрләнә күрмә. Үзең ашаган табакка үзең төкергән кебек булыр. Менә син ике көннең берендә сарык шулпасы шупырасың, иеме? Каян белдең дип, син бигрәк инде. Фермада сарыклар кимегәнне бөтен авыл белә. Бусы инде, үзең әйтмешли, факт. Бик беләсең килсә, Апар Хаҗига рәтле тормыш пенсиядә генә тәтеде әле ул. Аңа тикле бар б лгән эше синең сыман форма киеп караклар аулау иде. Участковый Хадиевтан тирә-юньдә дер калтырап тордылар. Үзе, бичара, гомере буе шул формасыннан гайре юньле кием дә күрмәде. Хәзер, әнә, фермада каравыл торып яшәреп тә китте бугай. Син, энекәем, бер дә көрсенмә. Милициядә артыңа типсәләр, ферма тирәсендә сиңа да берәр эш табылмый калмас. Нишлисең, бүтән кәсебең юк бит. Якты киләчәгең алда әле синең. Бабаңның эшен дәвам итсәң, тормышның артына тибеп яшәрсең. Илдар ХӘЙРУЛЛИН, Түбән Кама. www.tatyash.ru |