Икмәк каптыру (Апаc р-ны). «Өйгә килен кергәч тә, зур телем икмәкне кисәләр дә киленгә әйтәләр: — Менә шуны кап,— дип. Киленне казан тирәли әйләндерәләр. Кияүгә дә, киленгә дә шуны каптыралар да ул икмәкне аш белән ашатып бетерәләр». Ипидән тэберсен итү (керәшен сөйләшләрендә) — икмәктән авыз итү. «Болар чыгалар кодаларга каршы,— Ж,ә, кода-кодагый, ипидән тэберсен итегез,— дип әйтәләр. Болар тэберсен иткән чакта, кодачаларның берсендә, иң кечесендә, бүләк була. Килгән кешегә инде бистәр (сөлге) бирәме, җанчык бирәме». Икмәк-тоз белән чыгу (мордва-кара-тай сөйләшендә). «Икмәк-тоз белән чыгалар килен каршысына. Икмәк-тозны кабыз-дыралар (каптыралар) аларга. Кияү дә тешли, җәш килен дә тешли». Флера БАЯЗИТОВА |