– Кызым, кара әле, менә бу туңган әйберең нәрсә ул? – Балык ул, әби, балык. – Эсвижиймы соң? – Сеп-эсвижий, әби, кичә генә тоткан кебек. – Ә нишләп алай ямьсез соң ул? – Нишләп дип... Үзеңне суыткычка тыксалар, матур булыр идеңме соң? – Кызым, ә ничә сум тора ул? – Килосы алтмыш тәңкә, әби. – Кара әле, кызым, ә бу диңгез балыгымы, елганыкымы? – Диңгезнеке. – Соң, диңгезнеке булгач, нишләп кичә генә тоткан булсын, диңгез ерак бит ул. – Һи-и, әби, беләсеңме син хәзер самолетлар ничек тиз оча? “Выжт” кына иттерәләр – и монда. – Кара әле, кызым, ә ул кылчыклымы? – Юк, әби, кылчыгы бер дә юк. – Кызым, ә син аны сатканда башын да үлчисеңме? – Үлчим инде, анысы да веска керә. – Балык башын ашап булмый бит. – Нишләп булмасын, бик тәмле бу балыкның башы. Мактап-мактап алалар, нәкъ менә башы тәмле дип. – Ә ите тәмле микән? – И-и, әби, нәкъ менә чебеш ите инде, үзе ап-ак, үзе йомшак... – Ә майлылыгы? – Әбекәем, менә тач үрдәк ите инде. Мае тамып тора. – Кара син аны, вәт балык диген, ә? – Ал, син дә, бер-ике кило ал. – Әй, юк ла, кызым, без бөтенләй балык ашамыйбыз. Безнең песи дә балык исен яратмый. Әле менә тиз генә он алып керим дип чыккан идем. Ашыгам, плитәдә ашым утыра.... – .... Кызым, кара әле, менә бу нинди җимеш ул?.. Илфак ШИҺАПОВ www.tatyash.ru |