| | Акчам юк
Судья: – Сез гаеплеме, юкмы? Хөкем ителүче: – Монысын үзегез ачыклагыз, сез шуның өчен акча аласыз. * * * – Сания, әйдә, бүген ресторанга барабыз! – Бармыйм, мин сиңа үпкәләдем, берүзең бар. – Мин синнән башка бара алмыйм. – Нишләп? – Чөнки акчам юк.* * * – И, ялагай да инде безнең оркестр җитәкчесе. – Ник алай дисең? – Клуб мөдире грипп эләктерүенең икенче көнендә ук матәм маршын репетицияли башлады.* * * Ясалма теш казнагызны таба алмасагыз, кичә кем белән үбешкәнегезне исегезгә төшерегез.* * * Телеграмма: “Вәли... анаңны шулай итим! Калганын – хат белән”.* * * Бер пеләш чүл буйлап бара. Кинәт почмактан берсе кулын чыгара, тегене чәчләреннән эләктереп ала һәм башы белән бозга бәрә. * * * Ике дус кыз сөйләшә: – Доктор миңа эшемне алыштырырга кушты. – Алыштырдыңмы соң? – Ничек алыштырыйм, мин бит бер җирдә дә эшләмим. * * * – Бигрәк ямьсез тавыш! Сез белмисезме, бу кем? – Минем кызым. – Гафу итегез. Эш билгеле тавышта түгел, ә җырда. Аның җыры өч тиенгә ярамый. Белмисезме, авторы кем икән? – Мин. * * * Белдерү: “Барактан аерым фатирга күчүем сәбәпле, барабанымны бинокльгә алыштырам”. |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Оценка земли, оценка стоимости земли
 Оценка здания Алсу - Сандугачым - гүзəлем
 Эльвира Хамматова - Яшьли сөйгән ярым
| |