| | Хәзер хатынны урнаштырасы калды
Судья шаһит хатынга сорау бирә: – Сезгә ничә яшь? – 30га якынаеп киләм инде, – дип җавап бирә тегесе, чытыкланып. – Кайда шулай озак тоткарландыгыз?.. * * * Хатыны ирен балыкка җыя: – Бәгърем, миңа зур гына чуртан алып кайт. Әгәр кибеттә чуртан булмаса 3-4 шыртлака алырсың.* * * – Доктор, 11 нче палатада ятучы авыруның хәле яхшырды, аңына килде. – Нәрсәләр сөйли? – Хәлем бик начар дип зарлана. * * * Ике ир сөйләшә. – Сиңа рәхәт, инде ике кызыңны да кияүгә бирдең. – Әйе. Хәзер хатынны гына кая да булса урнаштырасы калды.* * * – Спектакль әйбәт булдымы соң? – Котчыкмалы. Күңелсез, тозсыз. Минем бер танышым түзмәде, беренче пәрдәдән соң чыгып китте. Шуннан җәнҗал башланды. – Нишләп? – Чөнки ул бу спектакльдә төп рольне уйный иде* * * – Ирләр иң зур тизлекне кайчан күрсәтә: аракыга йөгергәндәме, хатын-кыз артыннан чапкандамы? – Аракы шешәсен эләктереп, хатыныннан качканда.* * * Шәһәрдә тавышсыз трамвайлар җибәрелгән көнне 14 әби һәлак булды.* * * Кибет. Чират. Кечкенә баласы шыңшыган яшь ана, куркытуга күчеп: – Елаудан туктамасаң, сине менә бу апага бирәм! Теге “апа”, артына борылып: – Бик кирәге бар иде, үземнекеләрдән дә гарык!* * * – Сәгать ничә? – Биш минуттан тула. – Ничә тула? – Белмим, минем сәгатьнең кыска угы сынып төште. |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: «Мунча Ташы» — «Папа римский»
 Оценка здания Айдар Галимов - Син минем җанымның яртысы
 Илнар Сайфиев - Оныт дисең
| |