| | Эчеп җибәр, әти, арыгансыңдыр
Берәү мактана: – Кичә мин утыз метрлы баскычтан егылып төштем. – Һәм исән калдыңмы? – Нишләп калмаска? Мин бит беренче баскыч бүлемтәсеннән генә егылдым.* * * Вәли өенә караңгы төшкәч кенә кайтып керә. – Кайда йөрдең шушы сәгатькә кадәр? – дип ачуланып каршы ала аны әнисе. – Мин хат ташучы булып уйнадым. Бөтен күршеләргә чын хатлар таратып чыктым. – Чын хатлар? Каян алдың аларны? – Алар төргәге белән синең шкафыңда яталар иде.* * * Коммуналь фатирда бер хатын ачкыч тишегеннән күршесенең бүлмәсенә карый. Тегесе шәп-шәрә килеш, дөрес, муенына галстук тагып, табуреткада утыра. – Соломон Абрамович, нигә чишенеп ташладыгыз? – Ә нигә чишенмәскә, миңа барыбер беркем дә керми бит. – Ә нигә ул чагында галстук бәйләдегез? – Саклык өчен, бәлки берәрсе килеп керер дип.* * * Әтисе, әнисе һәм кечкенә уллары бер бүлмәдә йоклыйлар. – Вәли, бар, бер стакан су алып кер әле, – ди әтисе, улының йоклыймы-юкмы икәнен белер өчен. Малай дәшми. Әтисе белән әнисе, тынычланып, үз эшләрен эшлиләр. Малай сүзсез генә тора да, кухнядан бер стакан су алып чыга. – Эчеп җибәр, әти, арыгансыңдыр.* * * – Ишеттеңме? Теге мөдир төрмәдән чыккан? – Кызык! Ә ул миңа: “Кайда югалып тордың?” – дигәч: “Туганнарым янында булдым”, – дигән иде. – Дөрес әйткән. Аның туган-тумачасы да шул ук төрмәдә утырды.* * * Әтисе, улының башыннан сыйпап: – Менә маладис, улым, елаудан туктап бик дөрес эшләдең! – Мин туктамадым, мин бераз ял итеп кенә алам. |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: ЯШЬ КИЛЕННЕ ҺӘМ КУНАК-КОДАЛАРНЫ ИКМӘК БЕЛӘН КАРШЫ АЛУ ЙОЛАЛАРЫ
 Оценка здания IDELIA - Tatar girl - Әй, егет
 Ләйсән Гыймаева - Яшьлегем чишмәләре
| |