| | Киләсе тукталышка кадәр генә чыдагыз инде
Моннан күп гасырлар элек маймыл кулына таяк алган һәм кешегә әйләнгән. Шул вакыттан бирле кеше кулында нәрсәләр генә булмады: гитара һәм матур хатын-кыз, кылыч һәм буяу, самолет штурвалы һәм компьютер клавиатурасы. Бары тик гаишникларның гына кулларыннан таякны төшергәннәре юк. * * * Купеда бер ир бара. Станцияләрнең берсендә бирегә бер көтү бала иярткән хатын килеп керә. Бу балаларның тавышына, котыруына түзәр әмәле калмагач, пассажир сорап куя: – Боларны бераз тыеп булмыймы соң? – Булмый, – дип җавап бирә теге хатын. – Киләсе тукталышка кадәр генә чыдагыз инде. – Сез киләсе тукталышта төшәсез- мени? – Без – юк, ләкин сез, мөгаен, мәҗбүр булырсыз.* * * Ачык космос, орбитада космик станция. Люк янында трос белән бәйләнгән космонавт асылынып тора һәм куллары-аяклары белән стенаны дөмбердәтә: – Ач диләр сиңа, хайван тәре!!! Күрсәтермен мин сиңа кергәч “Кем бар анда?”ңны!* * * Сырхауханә. Палата. Авыру – шәфкать туташына: – Сеңлем, мине моннан кайчан чыгарырлар икән? – Кардиограммаңдагы сызыклар турайгач.* * * Ике дус сөйләшә: – Кесәмдә кимендә 5 мең акча булмаса, мин үземне начар хис итәм. – Ә мин 10 мең булмаса. – Синең кесәңдә андый акча булганы бармыни? – Ә минем үземне кайчан яхшы хис иткәнем бар?* * * Өченче дөнья илләрендә заманнар кырыс. Берәр нәрсә урлаган кешенең анда кулын кисәләр, төрмәдән качкан кешенең – аягын. Шуңа күрә бу илләрдә көчләү дигән нәрсәнең әсәре дә юк. |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Булат Нигъмəтуллин — Ай җаныем, Фəрдəнə
Оценка здания Җәмилә - Хельсинки - Казан (Helsinki - Qazan)
Илнар Сайфиев - Оныт дисең
| |