| | Баш инженерны эшеннән азат итәм
Гид Ниагара шарлавыгы янында исе китмәгән кыяфәттә басып торган туристка: – Биредә һәр секунд саен миллионнарча литр су аска томырыла! Гаҗәп бит, әйеме? – Юк. Әгәр ул су аска томырылмыйча һавага күтәрелсә – менә шул чагында, чыннан да, гаҗәп булыр иде.* * * Директор – секретарь кызга: – Баш инженер миңа көн саен синең өстән зарлана: кыска итәк киеп йөри, шуның аркасында игътибарны эшкә юнәлтеп булмый ди. Мин моңа чик куярга тиеш. Шуңа күрә бүгенге көннән баш инженерны эшеннән азат итәм.* * * Офицерлар йортында барган танцы вакытында бер кыз: – Ник бу генераллар лейтенант чакларында ук өйләнәләр икән!* * * Бер ханым паркта эскәмиягә утыра. Шул ук мизгелдә аның каршында бер сукбай пәйда була һәм күзен кыса. – Китегез моннан! – дип кычкыра аңа теге ханым. – Мин сезгә урам хатыны түгел. – Хы! Урам хатыны түгел, имеш. Ә үзе килә-килешкә минем караватка чүнкәйде!* * * Командир диңгез училищесы курсантына бәяләмә яза: “Стажировка нәтиҗәләреннән чыгып, аның нинди офицер булачагын билгеләп булмады, чөнки курсант диңгез авыруы аркасында походның башыннан ахырына кадәр урыннан торалмыйча чирләп ятты”.* * * – Байлыкка кем табына? – Рухи яктан фәкыйрь кеше.* * * Лозунг: “Студентлар! Барлы-юклы белемнәребезне “яхшы” һәм “бик яхшы”га тапшырыйк!”* * * Бер хатын – ахирәтенә: – “Ирең хыянәт итә”, дигән имзасыз хат алганнан бирле мин үз-үземә сорау бирәм. – Кем белән хыянәт итә икән дипме? – Юк, нәрсә белән икән дип. |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: ЯШЬ КИЛЕННЕ ҺӘМ КУНАК-КОДАЛАРНЫ ИКМӘК БЕЛӘН КАРШЫ АЛУ ЙОЛАЛАРЫ
 Оценка здания Җәмилә - Мине ярат
 Алсу - Сандугачым - гүзəлем
| |