| | Белмичә аңа аягымны сөртеп кердем
– Чамалап, күлмәгемә соус түгәсез бит! – Бер дә борчылмагыз, ханым, кухняда күп әле ул, бөтен кешегә дә җитәчәк.* * * – Кода, сезнең капка төбендә нәрсә ята ул? – Улмы? Ә-ә, ул минем теге усал этем. – Менә сиңа мә! Ә мин белмичә аңа аягымны сөртеп кердем.* * * “Ленин юлыннан” аттракционы (прейскурант): Ильичның кипкесен киеп карау – $4 Мавзолейда ятып тору – $23 (10 минут) Бүрәнә күтәреп узу – $6 (1 метр узган өчен) Ильич лампочкасын кабызу – $2 Аны борып алып, үзең белән алып китү – $400 “Аврора” тубыннан ату: – буш снаряд белән – $32 – чын снаряд белән – $3500 Крәстияннәргә җир бирү – $11 Партиянең отчет-сайлау җыелышын үткәрү – 25.000 сум * * * Чит планета вәкилләре космостан җиргә килеп төшәләр һәм урман авызында аракы эчеп утыручы ике ирне күрәләр. Күктән төшкән кунакларның берсе болар янына килә: – Исәнмесез, мин Склинс... Мужикларның берсе – икенчесенә: – Вәли, салып бир Склинска. Кунак аракыны эчә дә, иптәшләре янына килеп хәлне аңлата, янәсе авыз ачарга да ирек бирмәделәр, аракы эчерделәр. Моны кабат кире җибәрәләр һәм тегеләр аракы салып биргәнче җиргә килүләренең максатын аңлатырга кушалар. Күк кунагы мужиклар янына килеп басу белән тезеп китә: – Исәнмесез, мин Склинс, мин Игезәкләр йолдызлыгыннан очып төштем, безнең цивилизация җир кешеләре белән элемтә урнаштырырга карар бирде... – Вәли, Склинска бүтән салма. Булуы җиткән! |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Оценка земли, оценка стоимости земли
 Оценка здания Илдар Әхмәтов - Сагыш
 Казан Егетләре - Саргайган мәхәббәт
| |