| | Итсез колбаса
Ике күрше сөйләшеп тора: – Кайсы җирең авырта? – Менә монда... Уңдарак, бераз өстәрәк. Менә-менә шунда. – Ә-ә, бу бавыр. Тагын кайсы җирең авырта? – Менә монда чәнчи. Арткы яктан. Астарак. Әйе, менә шунда. – Монысы бөер. – Карале, мин синең врач икәнеңне белмәгән идем. – Мин врач түгел. Мин милиционер. * * * Махмырдан азапланганы чыраена чыккан бер туташ – ахирәтенә: – И-и, кичә бәйрәм итеп тә карадык. Танышлар күрмәгән булса ярый инде... Бүген иртәдән бирле косам. Аракы, сыра, шампан эчтек... Пилмән ашап агуландым ахрысы. * * * Урыс кеше эчкәндә чамасын белә. Артыгын косып чыгара. * * * Хатыны – иренә: – Чәй ясыйммы? – Яса. – Нәрсә, үзең ясый алмыйсыңмыни? * * * Ире йоклап яткан җиреннән салкын тиргә батып, күзләрен ак йтып сикереп тора. Хатыны: – Нәрсә булды, кадерлем? – Мәдинә суга батып үлде!!! – Нинди Мәдинә тагын? – Син аны белмисең, без аның белән төштә таныштык... * * * – Сездә кылчыксыз балык бармы? – Юк. Итсез колбаса гына. * * * 15 ел буе бер кыз белән йөргән кыюсыз егетнең кәләше көннәрдән бер көнне сөйгәненә мондый тәкъдим ясый: – Кадерлем, безгә туй турында уйларга вакыт түгел микән? – Вакытын вакыттыр да, ләкин безгә кем генә карар икән? * * * – Сул аякны уң аяктан ничек аерырга? – Сул аякның баш бармагы уң якта.
|
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Альбина Апанаева - Мәдинә авылы (Деревня Мадина)
Оценка здания Эльвира Хамматова - Яшьли сөйгән ярым
Альбина Апанаева - Китәм димә иркәм
| |