| | Яңа ел белән!
* * * 1 гыйнварда телефон буенча үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре: халыкның 2 проценты “әйе” дип җавап бирде, 3 проценты “әлү” диде, калган 95 проценты җавап таба алмады.* * * 31 декабрьдә иртән коеп яңгыр ява башлагач Вәлинең кәефе кырылды. Ләкин төшкә таба яңгыр туктады, көн аязды һәм Вәли пляжга кызынырга чыгып китте. Аннан кайтышлый ул бер кочак чәчәк җыйды һәм аларны бүлмәсендәге вазага утыртты. Рәхәт тә инде Яңа елны Австралиядә каршылау! * * * Ике исерек сөйләшә: – Син нишләп Кыш бабайның сакалын йолкыдың? – Чын микән дип тикшереп карыйсым килгән иде. – Соң? – Чын булып чыкты. Хәзер ул сакалны нишләтергәдер – аптыраган. * * * Бер кичне зәмһәрир суыкта кыз бала урманга чыгып китә һәм шунда адашып кала. Вакыйганың ахыры әйбәт тәмамлана: бу хәл 31 декабрь кичендә булганлыктан, кызчыкның югалганлыгын берәү дә сизми һәм шау-шулы бәйрәм өзелми. * * * Шеф коллективны җыя һәм мондый белдерү ясый: – Яңа елдан хезмәт хакы түләү туктатыла. Бөтенесе телсез-авызсыз кала. Арадан берәү, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән: – Нишләп? – Чөнки акча түләсәң теләсә кайсы җүләр эшли. Ә миңа җүләрләр кирәк түгел!* * * 1 гыйнвар иртәсе. Өстәлдә язу кисәге: “Яңа ел белән! P.S. Тозлы кыяр суы суыткычта. Суыткыч кухняда”.* * * Гаҗәп ил дә инде бу Русия: Яңа елны каршылау Ерак көнчыгышта башлана һәм өстәл астында тәмамлана. |
Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Ашыгыз тәмле булсын! - КИЛЕН ТОКМАЧЫ
Оценка здания Ринат Сафин - Татарин
Ландыш Нигъмәтҗанова - Сөю
| |