| | Вәлигә кайнар сәлам
Әнисе манма су булган Вәлине орыша: – Кайда батып кердең?! – Без Гали белән эт булып уйнадык. – Анысы нинди уен тагын? Аңламыйм. – Гали эт иде, мин койма булдым. * * * – Нигә пошаманлыкка төштең? – Йөз меңлекне ваклатмакчы идем. – Соң? – Аны кайдан табарга икән дип баш ватып утырам.* * * – Мине аяктан егарга бер рюмка аракы җитә. – Шыттырма инде! – Валлаһи. Җиденче яки сигезенче рюмканы җибәрүем була, тәгәрим дә китәм.* * * “Хатын-кыз булуыма да карамастан, ул минем белән үзен бик әдәпле тотты”.* * * Миллионер вафат булгач, нотариус туганнарына һәм дусларына аның васыятен укый. Иң ахырда мондый юллар: “Дустым Вәлигә васыять язганда сине дә онытмамын дип вәгъдә биргән идем. Шуңа күрә аңа кайнар сәлам тапшырам”.* * * Ирләргә бер киңәш: әгәр сез гел матур кызлар белән генә очрашырга телисез икән, кызларның бөтенесен дә матур дип санагыз.* * * Күз врачы яныннан чыккан бер әбигә икенче әби сорау бирә: – Күзең ничек? – Бөтен хәрефләрне дә әйтеп бирдем. – Кит аннан! Ничек алай? – Ә бинокль нәрсәгә?* * * Тол хатын шәһәрдән авылга күченеп кайта. Аның хәлен белергә энесе килә һәм ишек алдында бер тавык тирәсендә ун әтәч бөтерелеп йөрүен күреп, бик гаҗәпләнә. – Моның нәрсәсе гаҗәп? – дип җавап бирә апасы. – Көтүнең никадәр авыр икәнен үземнән беләм... |
 Mәzәkne беренче бит итеп яса Сайланмаларга тыгып куй |
ПОПУЛЯРЛАР: Диләрә Илалетдинова - Кирәк миңа игътибарың
 Оценка здания IDELIA - Tatar girl - Әй, егет
 Җәмилә - Мине ярат
| |