Түбә кыегында утырган әтәч, исе-акылы китеп: – Башыма сыймый: бу түбә ничек мине чыдата икән?* * * – Чукча белән негр арасында нинди аерма бар, беләсеңме? – Нинди? – Чукча – салкын, негр кайнар ысул белән ысланган.* * * Олы яшьтәге ике дус очраша. – Хатыныңның 50 еллыгына нәрсә бүләк иттең? – Кениягә сәяхәт. – Ә 60 еллыгына? – Барып, кире алып кайттым.* * * Яшь артистка роль бирәләр. Беренче бүлектә ул – лыгыр исерек, ә икенче бүлектә шыр аек кешене уйнарга тиеш. Ул, бик дулкынланып, карт артист янына килә: – Нишләргә? Ничек уйнарга? – Тамаша башланыр алдыннан бер шешә аракы эч һәм синең исерек икәнеңә бөтен кеше ышаначак. – Ләкин икенче бүлек тә бар бит әле... – Әһә! Менә монысында, чыннан да, уйнарга туры киләчәк инде.* * * Яр буенда бер малай балык тотып утыра. Аның янына бер ир килеп баса һәм күзәтә башлый. Ярты сәгать басып торгач, түземлеген җуеп, ул сорау бирә: – Күп тоттыңмы соң? – Менә монысын каптырсам һәм тагын берне эләктерсәм, икәү була, – дип җавап бирә малай.* * * Капитан солдатларга инструкция бирә: – Рядовой Рабинович, менә сез дошман белән йөзгә-йөз очраштыгыз ди. Бу очракта сез нинди адым ясыйсыз? – Бу очракта минем адымнар бик зур булачак, иптәш капитан.* * * – Нишләп сезнең ирегез безнең кафега керми башлады? – Ул үлде. – Аллага шөкер икән алайса! Без тагын әллә аны үпкәләттек микән дип борчылган идек. |